Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Архангельскидагы Яңа Җир архипелагын ак аюлар баскан: халык балалары өчен курка

Архангельскидагы Яңа Җир архипелагын ак аюлар баскан: халык балалары өчен курка

news_top_970_100
Архангельскидагы Яңа Җир архипелагын ак аюлар баскан: халык балалары өчен курка
Архангельск өлкәсендәге Яңа Җир архипелагында яшәүчеләр ак аюларның күбәюеннән зыян күрә. Былтыр декабрь аенда ак аюлар торак пунктларга үтеп керә башлаган. Бу хакта Архангельск өлкәсе хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа Җирдәге Белушья Губа районында хәзерге вакытта 52 ак аю бар икән. Кайвакыт алар үзләрен агрессив тота, кешеләргә ташлана һәм биналар эченә үтеп керә. Яңа Җир хакимияте башлыгы Җиһанша Мусин сүзләренчә, биш-алты хайван гарнизоннан чыгып китмичә аптырата, кешеләр артыннан йөри һәм хәтта торак йортларның подъездларына керә. Ак аю ташланганнан җәрәхәт алган кешеләр турында мәгълүмат әлегә юк. "Кешеләр куркуда, урамга чыгарга да куркалар, ата-аналар балаларын мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына йөртергә курка", - дип сөйләгәннәр журналистларга хакимияттә. Мусин моңарчы мондый хәлнең булганы юк иде дигән.

Ак аюларга каршы гадәти саклык чаралары инде ярдәм итми икән, чөнки хайваннар үзләренә куркыныч янамаганын аңлап алган, хәтта патруль машиналары тавышына һәм утка реакция күрсәтмиләр икән. Росприроднадзор аюларны атарга рөхсәт итми, чөнки алар Кызыл китапка кертелгән. Ул архипелагтагы хәлләрне бәяләү өчен махсус төркем юллаган.

"Белгечләр торак пунктларда ак аюлардан атмыйча да котылып булыр дип өметләнә", - диелгән хәбәрдә.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100