Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арча районында югалган кыз табылды: “Өендәге печәнлегеннән төште дигән хәбәр килде”

Арча районында кичке 10 нар тирәсендә, беркемгә дә әйтмичә өйдән чыгып киткән кыз баланы бүген, 18 июльдә, 9.20 минутта исән-сау килеш таптылар. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе бу хакта Арча районындагы авыл җирлеге башлыгы белән сөйләште.

news_top_970_100
Арча районында югалган кыз табылды: “Өендәге печәнлегеннән төште дигән хәбәр килде”

Кызның югалуы хакында хәбәр инстаграмда таралды, кызны табуда ярдәм сорап яздылар.

Авыл башлыгы сүзләренчә, кыз үзләрендә печәнлектә табылган.

"Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да, полиция дә, мәктәп укытучылары да, интернат-мәктәп кешеләре дә, балалар да килде. Бүленеп урамнарга да чыктык. Шуннан соң урамга чыгып, урамда йөргәндә,хәбәр килде. Үзенең өеннән печәнлегеннән төште дип әйттеләр.Хәбәр килгәннән соң, мәктәп директоры, башкалар да менеп төштеләр. Полицияләр, ниләр, бөтенесе дә шунда эшләде. Кыскасы, табылды. Шунда үзләрендә булган. 

Каядыр йөреп, бер тәүлек буе шунда булмагандыр инде, бәлки иртә белән кайтып шунда кергәндер. Анысын мин төгәл белмим", - дип сөйләде авыл башлыгы.

Кыз бала әбисе белән тора. Әнисе Теләче районында яши. Кыз бер ел авылы мәктәбендә белем алган.

"Аны өендә таптылар. Печәнлегендә. Печәнлектә ул 1-2 сәгать кенә торган. Кайдадыр йөргән. Төшке аштан соң аны балигъ булмаганнар эше буенча комиссия алып киткән иде", - дип аңлатма бирде мәктәп директоры.

Кызның әбисе эзләүчеләргә мөрәҗәгать язган. "Аллага шөкер! Бала исән-сау табылды! Барыгызга да, безгә ярдәм кулы сузган кешелэргә, Арча эчке эшләр хезмәткәрләренә, урта мәктәп коллективына, барлык туганнарга, дусларга, авылдашларга Алланың рәхмәте яусын! Аерым рәхмәт эйтәсем килә Арча эчке эшләр хезмәткәрләре Галимуллин Илсур, Хәйрутдинов Раил, Каюмов Рәискә. Ике көн, ике төн, ашамый, йокламый үз эшләзрен намус белән башкарганнары өчен! Башкалар, исемнәрен атамаган кешеләр, бик зур рәхмәт! Мондый борчуларны Аллаһ Тәгэлә берегезгә дә кичерергә язмасын!!!!"

Кызның абыйсы да сеңлесен эзләүдә ярдәм итүчеләргә рәхмәтен белдергән.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100