Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Андрей Разин Децлны дошманнары агулап үтергән булырга мөмкин дип уйлый

Андрей Разин Децлны дошманнары агулап үтергән булырга мөмкин дип уйлый

news_top_970_100
Андрей Разин Децлны дошманнары агулап үтергән булырга мөмкин дип уйлый
3 февральдә Децл псевдонимы белән чыгыш ясаган Кирилл Толмацкий 35 яшендә вафат булды. Ул Ижевскидагы концертыннан соң гримеркага керә, үзен начар хис итә башлый һәм шунда ук вафат та була.

Җырчының йөрәге тоткан дигән фараз әйтелде. Децл наркотиклар кулланган дип әйтүчеләр дә булды, әмма табиблар аның канында тыелган матдәләр тапмаган. Җырчының танышлары, якыннары аның наркотикларны бөтенләй кулланмавын әйтә. 

Продюсер Андрей Разин Кириллны дошманнары агулаган дигән фараз җиткерде. Артист соңгы елларда уңышлы эшләгән, оптимистик карашта булган. Ул карьерасының яңа дәрәҗәсенә күтәрелгән, шул рәвешле кемнәрнеңдер юлына чыккан, ди Андрей Разин.

"Аның хәле авырайгач, барысы да чыгып киткән, гримеркада үзе генә калган. Кирилл беркайчан да клиникаларда дәваланмады, гадәти сигаретлар гына тартты... Хәзер Тикшерү комитеты тикшерү эшләре алып бара, бу бит агулау очрагы булырга мөмкин", - дигән Разин "Выход в люди" тапшыруында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100