Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Анасы ике көнгә ташлап чыгып киткән тугыз айлык бала ачлыктан үлгән

Кызы һәм өч оныгы янына хәл белешергә килгән әби сабый мәетен күреп ала.

news_top_970_100
Анасы ике көнгә ташлап чыгып киткән тугыз айлык бала ачлыктан үлгән

Чиләбе өлкәсендәге Златоуст шәһәрендә буш фатирда бала мәете табылган. Аны оныклары янына дип килгән әби кеше күреп алган. Ул кызы һәм өч оныгы янына хәл белешергә килгән булган. Мәрхүм баланы анасы ике көнгә ташлап чыгып киткән. Бу турыда URA.ru сайты хәбәр итте.

21 октябрьдә бу хатын олы улын үзе белән алып, өйдән чыгып китә. Ул тагын ике баласын - өч яшьлек кызын һәм тугыз айлык улын өйдә үзләрен генә калдыра. Ике көннән өйгә кайткач, хатын тугыз айлык баланың үлгәнен күрә. Шуннан соң ул исән калган нәни кызын ала да өйдән чыгып китә.

"Әлеге вакыйганы хокук саклау органнары һәм балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия тикшерә. Балаларны гаиләдән алып киткәннәр, алар приютта", - дип сөйләгән Чиләбе өлкәсендә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Буторина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100