Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аналы-уллы бер гаиләне аларга туган тиешле авылдашлары үтергән

23 яшьлек егет 51 яшьлек ир-атны кимсеткән өчен үтердем дип сөйли.

news_top_970_100
Аналы-уллы бер гаиләне аларга туган тиешле авылдашлары үтергән

Башкортстанда 91 яшьлек әбине һәм аның 51 яшьлек улын үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаганнар. Бу турыда Башкортстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе  итте.

Сыскан авылындагы бер йортта ике мәет табылу хакында Башкортстанның Кырмыскалы районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә хәбәр иткәннәр. Урынга тикшерү төркеме барган.

Тикшерү барышында үтерүдә шикләнелүче кешене ачыклаганнар. Ул — бу авылда яшәүче 23 яшьлек егет булып чыккан. Бу егет мәрхүмнәргә ерак туган тиешле дә булуы ачыкланган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 23 яшьлек егет җинаять урынына иртән иртүк килә. Ул күршесенең өйдән чыкканын көтеп тора. 51 яшьлек ир-ат өйдән чыккач, җинаятьче корбанының башына чүкеч белән суга. Шуннан соң җеп белән буа башлый. 51 яшлек ир-ат каршы тора. Бу кешеләр сугыша-сугыша өйгә керә. Җинаятьче корбанын шулай да үтерә алмагач, корсагына пычак белән кадый.

51 яшьлек улының кычкырганын ишетеп, 91 яшьлек ана килә. Пенсионер әбинең башына җинаятьче берничә тапкыр чүкеч белән суга. Әбинең кесәсеннән 27 мең акча табып ала һәм үз өенә китеп бара. Җинаятьтән соң икенче көнне үк бу егет урланган акчага кыйммәтле смартфон сатып ала.

Тоткарланган кеше сүзләренчә, 51 яшьлек мәрхүм ир-ат бу егеткә ямьсез сүзләр әйтеп кимсетә торган булган.

фото: Башкортстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе

Тикшерү материалларын Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча бүлекчәсенә тапшырганнар. Шикләнелүче сак астында, диелгән әлеге хәбәрдә.

Мәрхүмнәрне авыл халкы яхшы белә. Алар хәлле кешеләр, өйләрендә зур суммада акча тотулары да ихтимал. Шул сәбәпле, башта җинаять акча өчен кылынган дигән версия каралган. Бу турыда "Башинформ" агентлыгына Башкорстан буенча Эчке эшләр идарәсендә сөйләгәннәр.

Мәрхүмнәрнең туганнарын сораштыралар, бу йортка килеп йөрүче авыл кешеләрен дә тикшерәләр. Аналы-уллы бу гаиләне акча өчен үтерергә мөмкин дип шикләнгән кешеләрне тикшерәләр. Ләкин алар берсе дә бу җинаятьне эшләмәгән дигән әтиҗәгә ясала.

Тикшерү барышында 23 яшьлек ерак туган тиешле егеткә игътибар итәләр. Аның тәнендә тырналган, сыдырылган эзләр булуы ачыклана. Егет бу яраларның каян килгәнен әйтеп бирә алмый. Шуннан соң аның өендә тентү уздыралар. Өйдә канлы киемнәр абыла. Дәлилләргә каршы тора алмыйча, бу егет туганнарын үтергәнен сөйләп бирә. Егет ир-атны һаман талашып торган өчен, ә олы яшьтәге әбине шаһит булганга күрә үтергән, дип сөйләгәннәр агентлыкка тикшерүчеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100