Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Американың элекке президенты өлкән Джордж Буш үлгән

1 декабрьдә Американың элекке президенты - өлкән Джордж Буш вафат булды. Аңа 94 яшь иде.

news_top_970_100
Американың элекке президенты өлкән Джордж Буш үлгән
Өлкән Буш 1924 елның 12 июнендә Массачусетс штатында банкир гаиләсендә туган. 1942 елда диңгез авиациясендә хезмәт итә, сугышта катнашкан иң яшь очучы була. Япониягә каршы хәрби операцияләрдә катнаша, медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң икътисадчы булырга укый, нефть-газ компанияләрендә эшли. 40 яшенә миллионерга әйләнә. Бизнес белән шөгыльләнгән чакта ук сәясәт белән шөгыльләнә башлый. Бу эшчәнлеге җиңел генә бармый, җиңелүләр дә кичерә, әмма сәясәт белән шөгыльләнә башлаганнан соң 15 елдан Республика партиясенең җитәкче органына - Милли комитетына җитәкче итеп сайлана. 1976 елда Үзәк разведка идарәсенә директор итеп билгеләнә. 

1980 елда президентлыкка кандидатурасын күрсәтә, әмма кандидатлыкка үтә алмый, Рональд Рейганга оттыра, әмма вице-президент итеп сайлана.

1988 елда, Рейганның ике срогыннан соң, Буш кабат үзенең кандидатурасын күрсәтә һәм 53,4 процент тавыш белән көндәше - демократ Майкл Дукакисны җиңеп, президент итеп сайлана. 

Ул президентлык иткән чорда Варшава договоры таркала, Берлин стенасы сүтелә һәм СССР юкка чыга. 1991 елда Сәддам Хөсәен җитәкчелегендәге Гыйрак Күвәйткә бәреп кергәч, "Чүлдәге давыл" операциясен башларга фәрман бирә. АКШ гарәп илләре белән берлектә Гыйракка һөҗүм итеп, Гыйрак гаскәрләрен Күвәйттән чыгарырга мәҗбүр итә. 

Ул Михаил Горбачев һәм Борис Ельцин белән күпсанлы очрашулар уздыра. Сәясәттә уңышлары зур булуга карамастан, салымнарны арттыру Бушның популярлыгын киметә. Ул 1992 елда Билл Клинтонга оттыра. 

Президентлыктан киткәч, Райс университетында эшли, хәйрия белән шөгыльләнгән оешмаларда вәкил була. 

Гомеренең соңгы елларында Паркинсон авыруыннан интегә, соңрак инвалид креслосында гына йөри ала башлый. 

Хьюстондагы аэропорт һәм АКШтагы бер кораб Буш исемен йөртә. 

Аның хатыны Барбара Пирс 2018 елда вафат була. Өлкән улы - үзе кебек үк исемдәге Джордж Буш Билл Клинтоннан соң президент итеп сайлана. Ә икенче улы Джеб Флориданың губернаторы булып сайлана.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100