Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Алсу, кил җылытам”: 60 яшьлек укытучының укучы кызлар белән "интим" гамәлләре видеокүзәтү камерасына эләккән

“Алсу, кил җылытам”: 60 яшьлек укытучының укучы кызлар белән "интим" гамәлләре видеокүзәтү камерасына эләккән

news_top_970_100
“Алсу, кил җылытам”: 60 яшьлек укытучының укучы кызлар белән "интим" гамәлләре видеокүзәтү камерасына эләккән
Башкортстанның Кушнаренко районында тарих укытучысы Камил А. мәктәптә укучы кызларга җенси яктан бәйләнүдә гаепләнә. "Интим" очрашуларның берсе видеокүзәтү камерасын эләккән. Әлеге вакыйга турында "Башкортстан" телевидениесе хәбәр итте. 

Камил А. Кушнаренко мәктәбендә тарих һәм тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен укыткан. Салкын көннәрдә кызларны кочаклап җылытуы турында ул телеканал хәбәрчесенә үзе сөйли. "Ул бик туңган, калтыранды, зәңгәрләнеп килгән иде. Алсу, бигрәк туңгансың, кил җылытам, дидем. Ул минем янынма килде. Ул йөзе белән кочакламакчы иде. “Мин өлкән кеше инде. Әйдә, аркаң белән борыл”, дидем", - дип әйтә Камил А. телеканал хәбәрчесенә. 

Унынчы сыйныфта укучы икенче бер кыз спортта уңышларга ирешә. 60 яшьлек укытучы ир-ат бу баланы кулларына күтәреп йөртә. Әлеге хәл видеокүзәтү камерасына эләгә. 

Бу гамәлләр турында белеп алган әти-әниләр исә полициягә мөрәҗәгать итә. Видео кадрлары һәм берничә әти-әни гаризасы буенча, тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Хәзерге вакытта укытучы эшеннән азат ителгән. Әлегә ул җирле авыл советы депутаты булып кала.

Укытучыга карата суд утырышы булган. Аңа торак пункттан читкә чыгып китмәү турында имза куйдырганнар. 

Утырышка Камил А.ны яклау өчен берничә хатын-кыз туганы килә. Алар бу кешенең криминаль гамәлләр кылуына һич ышанмый. “Ул бик мәрхәмәтле кеше. Бу эшкә мәктәп директоры “заказ” биргән. Мәктәп директоры аны судка бирергә сорап бөтен җиргә гариза язган. Бу яшьтә сексуаль гамәлләр буламыни?” – дип сөйли Камил А.ны якларга дип судка килгән хатын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100