Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алимент түләмәс өчен, алты бала анасын элеккеге ире трактор белән күмеп куйган

Алимент түләмәс өчен, алты бала анасын элеккеге ире трактор белән күмеп куйган

news_top_970_100
Алимент түләмәс өчен, алты бала анасын элеккеге ире трактор белән күмеп куйган
Башкортстанда июль башында югалган хатын мәетен кырдан табып алганнар. Алты бала анасын элеккеге ире буып үтергән. Җинаятен яшерү өчен бу кеше трактор белән чокыр казыган һәм элеккеге хатынын шул чокырга күмеп калдырган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкорстан буенча идарәсенә сылтама белән "Башкортстан" телевидениесе хәбәр итте.

Хатын иреннән алимент түләүне таләп иткән, талаш шул сәбәпле килеп чыккан.

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фаҗига Бөре районындагы Калинники авылында була. Хатынның абыйсы полициягә мөрәҗәгать итә. Ул туганының өйдән чыгып китүен һәм элемтә булмавын әйтә. Бу вакытта хатынны өендә дүрт нәни баласы көтеп тора. Хатын Уфага хастаханәгә барырга тиеш була. Ләкин ул медицина оешмасына килми. Мәрхүмә хатынның мәетен Бөре-Уфа трассасында, юлдан читтәрәк табып алалар.

Хокук саклау органы хезмәткәрләре трактор эзләре буенча үтерүчене таба.

"Хатын югалырга бер көн алдан ир кеше мәрхүмәнең Уфага барасын белеп ала. Икенче көнне ул хатыны артыннан китә, аны юлда куып тота. Ир белән хатын Калинник авылыннан автобус тукталышына таба бара торган юлда очраша. Ир хатынны урман полосасына алып кереп буып үтерә. Икенче көнне ир бирегә трактор белән килә. Чокыр казый һәм мәетне күмеп куя", - дип сөйләгәннәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Җинаятьтә шикләнелүче ирнең тракторда эшләп йөрүе ачыклана. Тикшерүчеләр белән әңгәмә вакытында ул җинаять турында сөйләп бирә, гаебен таный. 

Тикшерү версиясе буенча, 3 июльдә хатын элеккеге ире белән талаша. Мәрхүмә хатын бу ирдән уртак булган ике баласына алимент түләүне таләп итә. Алимент түләмәсә, аны ата хокукыннан мәхрүм итү белән яный. Ир шуңа күрә аны үтерергә карар кылуын әйткән.

"Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Мәет табылган урыннан фото Башкортстан буенча Тикшерү комитеты сайтында чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100