Алексеевскийда юл һәлакәтендә үлгән дүрт кызны соңгы юлга озаттылар

17 февраль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: http://alekseyevsk.ru/
15 февральдә Алексеевский районында дүрт кешенең үлеменә китергән куркыныч юл һәлакәте булды. Казан-Оренбург юлында 17.20 сәгать тирәсендә ВАЗ автомобиле рулендәге 18 яшьлек кыз тизлекне арттырып каршы юл полосасына чыга һәм КАМАЗ машинасы белән бәрелешә.

Фаҗига нәтиҗәсендә ВАЗ автомобиленең йөртүчесе һәм салондагы 3 пассажир кыз шунда ук һәлак була. 2 пассажирга 18, берсенә 20 яшь булган. Алар өчесе дә Алексеевскидагы аграр колледжда укыган.
http://alekseyevsk.ru/ сайты язуынча, бәхилләшергә килүчеләр шулкадәр күп булган, алар колледжның фойесына сыймаган. Матәм чарасына кызны озатырга килүчеләр колоннасы берничә йөз метрга сузылган. 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла