Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Аларның үлеме кемгәдер кирәк булган": Ир белән хатын һәм 5 яшьлек бала мәетен бер тәүлектән соң тапканнар

"Аларның үлеме кемгәдер кирәк булган": Ир белән хатын һәм 5 яшьлек бала мәетен бер тәүлектән соң тапканнар

news_top_970_100
"Аларның үлеме кемгәдер кирәк булган": Ир белән хатын һәм  5 яшьлек бала мәетен бер тәүлектән соң тапканнар
Краснодар өлкәсенең Новопокровская авылында яшәгән Бодиннар (фамилия үзгәртелде) гаиләсендәге ир белән хатын һәм бала мәетен бер көннән соң гына тапканнар. Аларны озатырга туганнары, якыннары, хезмәттәшләре, фаҗига турында хәбәрләрдән ишеткән кешеләр җыелган. Әлеге вакыйга турында "КП" сайты хәбәр итте.

32 яшьлек Николай һәм 33 яшьлек Ирина (исемнәре үзгәртелде) ябык табутта ята, 5 яшьлек Маркның гына йөзе ачык. Гаиләне соңгы юлга озатырга килүчеләр бу хәлне бик авыр кабул итә. "Ышана алмыйм, шундый яхшы кешеләр иде, ничек болай булып чыккан соң", - дип пышылдый бер хатын икенчесенә.

Бодиннар гаиләсен югалтып, Николай белән бергә эшли торган ир-ат чаң суга башлый. 5 августта алар чираттагы объектны тапшырырга тиеш була. Николай исә телефон трубкасын алмый. Иптәше аның өенә килә, ишекләрдә йозак була. Гадәттә Бодиннар ишеккә йозак куймый. Шуннан соң Николайның хезмәттәше шикләнеп кала һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Урынга килгән хокук саклаучылар өйдә мәетләрне күреп ала: идәндә кан күлләвеге эчендә Николай ята, 5 яшьлек Марк мәете кроватьта. Аларның тәнендә пычак белән кадаган эзләр була. Үтерүче пычакны ата белән баланың күкрәгенә туп-туры итеп кадаган, аларның исән калуы мөмкин булмаган.

"Ишек бусагасында 33 яшьлек хатын мәете табылды, анда буылу билгеләре бар", - дип хәбәр итте Краснодар өлкәсе буенча Тикшерү комитеты. Хатын янында хат була. Тикшерүчеләр сүзләренчә, хатын гаиләсен кайда җирләргә икәнен әйтеп яза.

Соңрак билгеле булганча, хатта "абыйга һәм әнигә" дип язылган була.

"Ирина күптән түгел генә туганнарын җирләгәнен авыл кешеләре белә. Башта яраткан әнисе, аннары абыйсы үлде. Аның әтисе турында ишеткән кеше дә юк. Туганнарын җирләгәч, хатын бик үзгәрде, сәерләнде. Ул агрессивланмады, җәнҗал ясап та йөрмәде, киресенчә, тынычланды. Күршеләре аның үз-үзе белән сөйләшкәнен дә ишеткән. Ниндидер тавышлар да ишетә торган булган, бугай", - дип сөйләгән авылда яшәүче бер хатын.

"Фаҗига булырга берничә көн алдан гына Маркның әбисе кунакка килде. Ул оныгын таганда атындырды, уйнады, көлештеләр. Соңгы тапкыр күрешәләр дип кем уйлаган бит", - ди күршеләре.

Бу гаилә белән таныш булган кешеләр фикеренчә, Ирина ире белән баласына пычак кадый алмас иде. "Гаилә бик ачык, алар алкоголик түгел, ире тырыш кеше, хатыны - яхшы хуҗабикә. Маркны Ирина бик яратты, ул аны үтерә алмас иде. Соңгы вакытта аларның акча белән борчулары булды, алар әҗәт алып, вакытында биреп яшәде. Бәлки берәр кешегә зур бурычлары булгандыр. Аларның үлеме кемгәдер кирәк булгандыр. Өйдә барысын да план буенча оештырганнар бит. Иринаны хатны язарга мәҗбүр итүләре дә бар. Фаҗига төнендә бу йортта булмадык, шәм тотып тормадык инде. Үтерү дип расларга да иртә әле. Тикшерүчеләр ачыклар дип өметләнәбез", - ди гаиләнең дуслары.

Хәзерге вакытта җинаять эше ачылган.

Һәлак булган гаилә махсус хисапларда тормаган, яхшылар рәтендә булган. Ир белән хатын икесе дә эшләгәг, бала бакчага йөргән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100