Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актаныш районында коточкыч авария: Кроссовер берничә тапкыр әйләнеп капланган

Актаныш районында коточкыч авария: Кроссовер берничә тапкыр әйләнеп капланган

news_top_970_100
Актаныш районында коточкыч авария: Кроссовер берничә тапкыр әйләнеп капланган
Актаныш районында кроссовер трассадан чыгып очкан. Бу машинадагы пассажир хатын-кыз урында ук һәлак булган, машина йөртүчене хастаханәгә озатканнар. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Фаҗига Зөбәер авылы тирәсендә Актаныш-Пучы юлының 39нче километрында булган. Эчке эшләр министрлыгында "Татар-информ" агентлыгына шул турыда хәбәр иттеләр. «Хендэ IX55» машинасын йөртүче идарәсен югалткан һәм машина юлдан төшеп киткән. 



Шаһитлар сүзләренчә, автомобиль юл кырыена төшкәч, берничә тапкыр әйләнеп капланган.

"Машинаны йөртүче 53 яшьлек ир-ат юлда транспорт чаралары хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, дөрес тизлек сайламаган һәм юл кырыена төшеп киткән", - дип аңлаттылар Эчке эшләр министрлыгында.



Пассажир хатын бик җитди имгәнеп, табиблар килгәнче үк һәлак булган. Аның янында документлары табылмаган, хәзер мәрхүмәнең шәхесен ачыклыйлар. Машина йөртүче исә шок хәлендә, аны ашыгыч ярдәм Чаллыга хастаханәгә алып киткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100