Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Агыйдел елгасы буенда вәхшиләрчә үтерелгән ир белән хатын мәетен тапканнар

Агыйдел елгасы буенда вәхшиләрчә үтерелгән ир белән хатын мәетен тапканнар

news_top_970_100
Агыйдел елгасы буенда вәхшиләрчә үтерелгән ир белән хатын мәетен тапканнар
8 ноябрьдә Бөре шәһәрендә ир белән хатын мәете табылган. Аларны Агыйдел елгасына төшә торган урында чокырга ыргытып калдырганнар. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте. 

Башта шәһәр халкы маньяк барлыкка килгән дип куркуга кала. Аннары ир белән хатынны үтерүдә шикләнелүче кеше тоткарлануы билгеле була.

Тоткарланган ир-ат мәрхүмнәргә фатирын арендага биреп тора. Арендаторларның хуҗага бурычы күп итеп җыела. Бу сумманы алар түли алмаган булуы ихтимал. 

Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең Бөре районара бүлеге 32 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачкан. Ул "ике яки аннан да күбрәк" кешене үтерү маддәсе буенча гаепләнә. Хәзерге вакытта бу ир-ат сак астында. Сорау алганда, ул гаебен тулысынча таныган. Ул үзенең квартирантларын үтерүен, мәетләрен чокырга илтеп ташлавын сөйли. 
 
Мәрхүм ир-атка 35 яшь, хатынга 41 яшь булган. Хатынның ике улы ятим калган.

Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге җинаять, мәетләрне тапканчы ике атна алдан, 24 октябрьдә үк була. Бөре шәһәрендәге шәхси йортларның берсендә исерткеч эчемлекләр эчеп утырганда мәрхүм ир-ат, аның белән яши торган хатын һәм тагын бер ир-ат талашып китә.

"Сугыша башлыйлар. Җинаятьтә гаепләнүче ир-ат мәрхүм ир-атка пычак белән кадый, мәрхүмә хатынга да пычак белән суга. Имгәнгән ир белән хатын урында ук һәлак була", - дип аңлаталар ведомствода.

Ике кешене үтерүче ир-ат җинаять эзләрен яшерү өчен, өе артында чокыр казый һәм мәетләрне яшерә. Кан эзләре булган әйберләрне, мәрхүмнәрнең киемнәрен коега илтеп ташлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100