Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Афәрин, Ришат!": Бер егет яна торган фатирга торбадан үрмәләп менгән

"Афәрин, Ришат!": Бер егет яна торган фатирга торбадан үрмәләп менгән

news_top_970_100
"Афәрин, Ришат!": Бер егет яна торган фатирга торбадан үрмәләп менгән
Башкортстанда яшәүче бер ир-ат яңа торган бинадан ике кешене коткарган. Ришат Нәбиев исемле геройның батырлыгы турында Башкортстан Башылыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

"Без барыбыз да шушы гап-гади егет кебек булсак, бер-беребезгә ярдәм итәр өчен ут эченә ташлансак, республикабыз илнең иң алдынгы һәм чәчәк ата торган төбәге булыр иде. Ришат Нәбиев янгын урынына очраклы гына килеп чыккан. Коткаручылар килгәнче үк, торбага ябышып, икенче катка үрмәләп менгән. Ул югалып калган ике ир-атны янгыннан коткарган", - дип яза Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе әлеге батырлык игътибарсыз калмас дип өметләнә.

"Афәрин, Ришат! Бүләк бирә торган комитетлар сине күрми калмас дип ышанам", - дип язган Башкортстан Башлыгы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100