Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ачудан котырган хатын бер айлык баласын идәнгә бәргәләп үтергән

26 яшьлек хатын үз гаебен тулысынча таныган.

news_top_970_100
Ачудан котырган хатын бер айлык баласын идәнгә бәргәләп үтергән

Томск шәһәрендә яшәүче 26 яшьлек хатынны бер айлык кыз баласын үтерүдә гаеплиләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига 2018 елның февралендә була. Тикшерүчеләр фаразлаганча, ир белән хатын көн буе спиртлы эчемлекләр салгалап утыра. Талаша башлагач, ир өйдән чыгып китә. Хатын исә бик каты усалланып кала.

Ачудан котырган хатын бала кроватендә ятучы бер айлык сабыйны сөйрәп ала. Ана кеше баласын берничә тапкыр идәнгә бәргәли. Сабый имгәнгән һәм шунда ук үлгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Хәзерге вакытта вәхши хатын сак астында. Тикшерү барышында ул үз гаебен тулысынча таныган. Россия Тикшерү комитетының Томск өлкәсе буенча тикшерү органнары нәни бала үлеме буенча җинаять эшен тикшерүне тәмамлаган. Эш судка тапшырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100