Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

9 каттан егылып төшкән карт әби, 8 каттагы кондиционерга ябышып, исән калган

9 каттан егылып төшкән карт әби, 8 каттагы кондиционерга ябышып, исән калган

news_top_970_100
9 каттан егылып төшкән карт әби, 8 каттагы кондиционерга ябышып, исән калган
Саратов шәһәрендә 80 яшьлек пенсионер хатын фатир тәрәзәсен чистартырга булган. Шул чакта ул 9 каттагы тәрәзәдән егылып төшкән. Аска таба очканда әби 8 кат тәрәзәсе каршында куелган кондиционер блогына тотынып калган. Вакыйга урынына коткаручы-альпинистлар килеп, әбигә ярдәм иткән. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

"Җомга көнне, 18 майда, Ипподромная урамындагы йортның 9 катында иртәнге якта 80 яшьлек әби тәрәзә чистарта. Бер мизгелдә аның аягы шуып китә һәм әби тышкы якка егылып төшә башлый. Шул арада ул 8 кат тәрәзәсе каршына куелган кондиционер блогына ябышып калу җаен таба", - дип сөйләгән Саратов өлкәсе буенча коткару хезмәте башлыгы Юрий Юрин.

Пенсионер хатынны узып баручылар күреп ала һәм коткаручыларга хәбәр итә. Урынга килеп җиткән коткаручы-альпинистлар әби янына түбәдән төшләр. Алар бәлагә тарыган хатынны якындагы тәрәзәгә тартып алып кертә. Коткарганга кадәр 15 минут чамасы вакыт дәвамында әби кондиционер блогына ябышып тора.

Вакыйга урынына реанимация бригадасы килеп җитә. Алар әбине хастаханәгә китерә. Әбинең аягы имгәгән. Хәзер 80 яшьлек хатын гомеренә куркыныч янамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100