Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

73 яшьлек хатын үз кызының ирен тартып алган һәм бәби көтә - видео

Галинаның кызы Елена әнисен юләр дип исәпли.

news_top_970_100
73 яшьлек хатын үз кызының ирен тартып алган һәм бәби көтә - видео

Петербургта яшәүче 73 яшьлек пенсионер хатын кызының ирен тартып алган һәм бәби көтә. Әлеге гаилә язмышын федераль каналда сөйләделәр. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

73 яшьлек Галина һәм 51 яшьлек Вячеслав Жуков турында «Россия1» каналында чыга торган «Андрей Малахов. Прямой эфир» тапшыруында күрсәттеләр. 

Дүрт ел элек Галина кияве Вячеславны үзенеке итә. Хәзер бу пар бәби табарга җыена. Галинаның кызы Елена әнисен юләр дип исәпли, хастаханәгә озатырга кирәк, ди. 

Галина исә Вячеславны кызыннан тартып алмадым, ди. Кияү кызы белән үзе аерылышкан дип сөйли. Шуннан соң Галина хатынсыз калган Вячеславны кызгана, бераз вакыттан соң бу ирдә «иҗади тирәнлек» тоеп ала. Чөнки Вячеслав шигырь яза, матур җырлый, төрле уен коралларында уйный.

Тапшыруга килгән Галина белән Вячеслав үзләрен бик бәхетле дип әйтә. Хәзерге вакытта аларның баласын табачак суррогат ананың дүрт айлык көмәне бар, дип сөйлиләр.

Галинаның кызы исә моның белән һич килешә алмый. Ул ире өчен генә түгел, фатирга тагын бер мирасчы килеп чыгуына борчыла. Өстәвенә, суррогат ана хезмәте миллион сум чамасы тора. Галина белән Вячеславның акчасы юк. Алар фатирсыз да калырга мөмкин, дип уйлый икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100