Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

47 яшьлек ана һәм аның биш, унбер, унике яшьлек өч баласы янып үлгән

47 яшьлек ана һәм аның биш, унбер, унике яшьлек өч баласы янып үлгән

news_top_970_100
47 яшьлек ана һәм аның биш, унбер, унике яшьлек өч баласы янып үлгән
Курск өлкәсенең Фатежский районының Суходол авылында фаҗига була.16 августта иртәнге бишләр тирәсендә бер йорт яна башлый. Коткаручылар янгын турында хәбәр алуга ук, урынга китә. Янгынны 05.21 сәгатьтә сүндереп бетерәләр. 10х10 метр зурлыктагы агач йорт тулысынча янып бетә. Бу турыда "КП" сайты хәбәр итте.

Йорт хәрабәләрен аралаганда, бер хатын кыз һәм өч бала мәете табыла. 47 яшьлек хатын-кыз һәм аның биш, унбер, унике яшьлек өч улы янып үлә.

Дүрт кеше гомерен алып киткән янгын сәбәпләре ачыклана. 



"Янгын килеп чыгуның төп версиясе - йорт верандасында электр челтәрендә кыска ялганыш. Ут нәкъ менә шуннан башланган. Күршеләр янгын сүндерүчеләрне чакырган. Коткаручылар урынга оператив рәвештә килеп җиткән. Кызганычка каршы, бу вакытта янгын йортны тулысынча чолгап алган була. Балалар да, аналары да төтен белән агуланган булуы ихтимал. Гаилә башлыгы да шушы ук авылда яши. Аңа тиешле ярдәм күрсәтеләчәк. Янгын төгәл сәбәбе ачыклана", - дип сөйләгән Курск өлкәсе губернаторы урынбасары Михаил Горбунов. 

 
Соңгы атнада өлкәдә икенче янгында балалар һәлак булган. 12 августта Совет районындагы Ленин исемендәге бистәдә ташландык сарай яна башлаган. Биредә дүрт бала шырпы белән уйнап йөргән. Өч яшьлек малай шушы сарайда тереләй янып үлгән. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100