Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

33 яшьлек ир-ат биш яшьлек кызын эттән коткарганда һәлак булган

33 яшьлек ир-ат биш яшьлек кызын эттән коткарганда һәлак булган

news_top_970_100
33 яшьлек ир-ат биш яшьлек кызын эттән коткарганда һәлак булган
Американың Айова штатында бер йорт ишегалдында 5 яшьлек сабыйга эт ташлана. Аны коткарырга әтисе килә. Кыз исән кала, ир-ат исә һәлак була. Бу турыда Fox News басмасына сылтама белән “Лента.ру” хәбәр итте. 

Фаҗигане күреп торган кешеләр полициягә шалтырата. Алар кешеләргә агрессив эт ташлануын әйтә. Урынга килеп җиткән хокук саклаучылар 33 яшьлек Роберт Джозеф Куикны (Robert Joseph Quick) эт талап ятканын күреп ала. 

Фаҗига йорт ишегалдында була. Эт шулкадәр усалланган, ул берничек тә ир-атны ычкындырмаган. Хайванны полиция хезмәткәрләре атып үтергән.

“Мистер Куик кызын яклаган, бәхәссез, ул үзе гомере бәрабәренә кызын исән калдырган”, - дип сөйләгән полиция хезмәткәре.

Кыз балага табиблар беренче ярдәм күрсәтә. Бик каты яраланган Куикны исә хастаханәгә китерәләр. Тик биредәге табиблар аның үлгән булуын гына раслый ала. Бу ир-атның йөрәк өянәгеннән үлгәне ачыклана.

Эт исә мәрхүмнең гаиләсе әгъзасы – йорт хуҗасыныкы. Фаҗига шушы йорт ишегалдында була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100