Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

31 яшьлек Илфат Хөснуллин югалган

Соңгы тапкыр аны Оренбург өлкәсендәге Татар Каргалысы авылында күргәннәр.

news_top_970_100
31 яшьлек Илфат Хөснуллин югалган
Оренбург өлкәсендә 31 яшьлек Илфат Хөснуллинны эзлиләр. Ул инде ике атна, 12-13 августтан бирле туганнары белән элемтәгә чыкмый, дип хәбәр итә ВКдагы төркемендә Оренбургның "Оренспас" эзләү-коткару отряды.  Соңгы тапкыр Илфатны Сакмар районының Татар Каргалысы авылында күргәннәр.

Илфат Вахит улы Хөснуллин 1987 елгы. Буе 168 см тирәсе, авырлыгы 60 кило, чәчләре караңгы-коңгырт төстә, кырыйларында пеләш урыннары бар. Аерым билгеләре - йөзендә сул якта колактан иягенә кадәр ярасы бар, уң як аягы бераз аксый.

Югалган көнне Илфат Хөснуллин җиңсез кызыл майкадан, джинсы яисә шортыдан һәм шлепанцыдан булган, диелә хәбәрдә. 

Илфатның кайда икәнен белүчеләрне түбәндәге телефоннар буенча шалтыратуларын сорыйлар: 8 (3533) 12-15-44 (полиция) или 222-982 («ОренСпас» эзләү-коткару отряды).


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100