Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

30 яшьлек әти кеше автобус таптый язган баласын коткарган, үзе ун метрга очып киткән

30 яшьлек әти кеше автобус таптый язган баласын коткарган, үзе ун метрга очып киткән

news_top_970_100
30 яшьлек әти кеше автобус таптый язган баласын коткарган, үзе ун метрга очып киткән
Казахстанның Кызыл Орда шәһәрендә 30 яшьлек ир-ат нәни улын коткарган, үзе һәлак булган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 

Авария 17 октябрьдә Абай һәм Алтынсарин урамнары чатында булган. Бу ир-атның баласын автобус таптый язган. Моны күреп алган әти кеше машина астына ташлана. Ул баласын тартып ала, үзе урында ук үлә. Малайның хәле дә бик катлаулы. 4 яшьлек бала хәзер реанимациядә ята.

Бу малай кисәк кенә юлга йөгереп чыга. Шул вакытта трассадан җәмәгать транспорты килә. Малайның әтисе баласын коткарырга ташлана. Ул улын артка тартып китерә, гәүдәсе белән каплый һәм автобус әти кешене бәрдереп имгәтә. Ир-ат 10 метр чамасы ераклыкка очып китә. Шулай итеп 30 яшьлек ир-ат табиблар килгәнче үк һәлак була. 

Социаль челтәр кулланучылар бу хакта төрле фикерләр яза. Әгәр әтисе туктатмаса, баланы юлны йөгереп чыгып өлгергән булыр иде, дип тә фаразлыйлар.

Фаҗигане автобусның регистраторы төшереп барган. Анда йөртүченең бик ачыргаланып уфтанганы ишетелә. Бу кадрлар 18+ тамгасы белән генә бирелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100