Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

30 яшьлек хатын өч яшьлек улын үтергән һәм тәрәзәдән сикергән

Үләр алдыннан хатын хат язып калдырган.

news_top_970_100
30 яшьлек хатын өч яшьлек улын үтергән һәм тәрәзәдән сикергән

28 февральдә Краснодар шәһәрендәге Невкипелый урамындагы йортта яшәүче 30 яшьлек хатын һәм аның өч яшьлек баласы мәетләре табыла. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Краснодар төбәге буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Көндез күп катлы йорт янында ятучы хатын-кыз мәетен узып баручылар күреп ала. Ул биеклектән егылып төшкән. Моны күргән кешеләр хокук саклау органнарына хәбәр итә. Һәлак булган хатынның шәхесен ачыклыйлар. Ул бер ел элек Чиләбе өлкәсеннән Краснодар шәһәренә күченеп килгән. Бу йортта ире һәм өч яшьлек баласы белән бергә яши.

Мәрхүмәнең фатирын тикшергәндә өч яшьлек бала мәете табыла. Анда асфиксия — буып үтерү билгеләре була. Үләр алдыннан бу хатын хат язып калдыра. Ул үз баласын үтерүен, үз-үзенә кул салуын әйтә.

Россия Тикшерү комитетының Краснодар төбәге буенча идарәсе тикшерүчеләр вакыйганың сәбәпләре ачыклый. "Нәни баланы үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Краснодарда һәлак булган Ксения исемле хатынның туганы Чиләбедә яши икән. «Комсомольская правда — Кубань» басмасы мәрхүмәне туганына шалтыраткан. Ул Ксениянең Краснодарга күченгәнен КП хәбәрчесеннән генә белеп алган.

«Булмас. Мөмкин түгел бу — сеңлем Чиләбедә яши», — дигән Анастасия исемле хатын. «Без аның белән бөтенләй аралашмыйбыз. Шуңа күрә мин аның күченүе турында ишетмәдем», — дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100