Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

30 ел мәктәптә эшләгән укытучы дәрестә бер баланы кайнар үтүк белән пешергән

30 ел мәктәптә эшләгән укытучы дәрестә бер баланы кайнар үтүк белән пешергән

news_top_970_100
30 ел мәктәптә эшләгән укытучы дәрестә бер баланы кайнар үтүк белән пешергән

Воронеж өлкәсендә хезмәт укытучысын дәрестә укучы баланы үтүк белән пешерүдә гаеплиләр. Хәзерге вакытта әлеге вакыйганы полиция тикшерә. Бу турыда РИА Новости агентлыгы төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле мәгълүматына сылтама белән хәбәр итте.

20 мартта Воронеж өлкәсенең Семилукский районында Землянский мәктәбендә гадәттән тыш хәл була. Хезмәт дәресе вакытында укучылар тәртипсезләнеп утыра. 30 ел мәктәптә эшләгән укытучы түземлеген югалта. Ул розеткадан үтүкне тартып чыгара һәм бер малайның аркасына тидерә.

Бу хәлдән соң баланың анасы полициягә гариза яза. Ул улының тәне пешкәнен хәбәр итә. Вакыйгадан соң укытучы эштән китү турында гариза бирә. Хокук саклау органнары һәм мәгариф департаменты тикшерү оештырган, диелгән бу хәбәрдә.

Әлеге мәгълүмат матбугат чараларында чыккач, Россия Тикшерү комитетының Воронеж өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе тикшерү башлаган.

«Матбугат чараларында хәбәр ителгәнчә, 20 мартта Воронеж өлкәсенең Семилукский районында Землянский мәктәбендә технология укытучысы 12 яшьлек малайны үтүк белән пешергән. Бала 1–2 дәрәҗәдә пешкән. Имгәнгән баланың әнисе сүзләренчә, укытучы аны махсус пешергән: ул үтүкнең шнурын розеткадан йолкып алган, бала янына килгән һәм үтүкне аның аркасына терәп, пар чыгарган», диелгән Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100