Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

29 яшьлек егет телевизор пульты өчен энесенә пычак кадаган

29 яшьлек егет телевизор пульты өчен энесенә пычак кадаган

news_top_970_100
29 яшьлек егет телевизор пульты өчен энесенә пычак кадаган

Төмән өлкәсендә 29 яшьлек егет бертуган энесен пычак белән яралаган. Телевизор карарга комачаулаган өчен, бу ир-ат энесенә пычак белән ташланган. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгы идарәсенә сылтама белән «АиФ» хәбәр итте.

Фаҗига буласы көнне абыйлы-энеле ике ир-ат спиртлы эчемлекләр эчеп утыра. Шуннан талашып китәләр. Алар телевизор пультын бүлешә алмый. Абыйсы телевизор карыйсы килә, энесе исә сүндерергә маташа.

Талаша торгач, олырак ир-ат кухняга чыгып пычак ала һәм туганына берничә тапкыр кадый. Бу вакытта фатирда әниләре дә була. Ул бу хәлне күреп тора. Тик улларын аера алмый. Ана ашыгыч ярдәм чакыра. Имгәнгән ир-атны хастаханәгә алып китәләр.

Табиблар бу ир-атка авыр җәрәхәт ясалган дип тапкан һәм полициягә хәбәр иткәннәр. Хокук саклаучылар олы туганны тоткарлаган. Аңа карата җинаять эше ачылган. Бу кешене ун елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100