Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2018 ел югалтулары: быел мәдәният дөньясында кемнәрне югалттык

Узып баручы ел мәдәният өчен зур югалтулар алып килде. Танылган режиссерлар, актерлар, музыкантлар, язучылар якты дөньядан китте, дип яза РИА Новости.

news_top_970_100
2018 ел югалтулары: быел мәдәният дөньясында кемнәрне югалттык

Актриса Нина Дорошина 21 апрельдә вафат булды. Ул халык мәхәббәтен экраннарга “Любовь и голуби” фильмы чыккач яулады. Ул тудырган персонажлар һәрвакыт ихласлылык һәм табигыйлек белән аерылып торды.

Эстрада артисты Роман Карцев 2 октябрьдә вафат булды. Аның эстрада репризлары һәм “Небеса обетованные”, “Собачье сердце”, “Мастер и Маргарита” картиналарындагы рольләре берничә буын тамашачыны үзенә гашыйк итте.

Режиссер Станислав Говорухин 14 юньдә вафат булды. Останың “Вертикаль”, “Десять негритят”, “Место встречи изменить нельзя” фильмнары Россия киносының алтын фондына кереп калды.

Ирландия рок-төркеме The Cranberries солисты Долорес О'Риордан Лондондагы бер кунакханәдә 15 гыйнварда вафат булды. Великобританиягә җырчы яңа альбом яздыру өчен килгән булган.

Олег Табаков каты авырудан соң 12 мартта дөнья куйды. Олег Табаковны хезмәттәшләре, укучылары һәм тамашачылары мәшһүр актер, педагог һәм яхшы кеше буларак исләрендә калдырды. Үзе талантлы булу белән беррәттән, башкаларда да талантны күрә белә иде. Аның җитәкчелегендә Чехов исемендәге МХАТ сәхнәсе иң яхшы актерлар һәм режиссерлар уйнаган мәйдан булды.

“Соул королевасы” һәм 18 “Грэмми” премиясе лауреаты Арета Франклин каты авырудан соң 16 августта вафат булды. Франклин – тавыш яздыру тарихында коммерция ягыннан иң уңышлы җырчыларның берсе булды. Аның пластинкалары бөтен дөнья буйлап 75 миллион экземплярда таралды.

Театр һәм кино актеры, оркестр-кеше Олег Анофриев 28 мартта үлде. Артистка союзкүләм танылуны “Бременские музыканты” анимацион фильмы алып килде. Анда ул барлык персонажларның партияләрен дә үзе башкара. Анофриев үзенең эшен “тавышландыру” дип атаганны яратмаган – тавышы белән ул образ һәм характер тудырган.

Николай Караченцев 26 октябрьдә вафат булды. Ул гомер буе “Ленком”да эшләгән һәм башка театр юк дип әйтә торган булган. Дөньякүләм танылуны аңа легендар “Юнона и Авось” спектакле алып килә. Караченцев дистәләгән фильмда уйный, ләкин кинода үзенең театраль эшләренә тигез булырдай рольләре булмавын тәгаен белгән.

Дөньякүләм танылган испан опера җырчысы Монсеррат Кабалье 6 октябрьдә вафат булды. Ул үзенең бельканто техникасы белән таныла. Аның репертуарында 90 артык роль, 800 камера әсәре булган.

Культ дәрәҗәсендәге “Конформист”, "Последнее танго в Париже", "Двадцатый век" фильмнары авторы Бернардо Бертолуччи 26 ноябрьдә вафат булды. Режиссер жанрлар, сюжет һәм форма белән туктаусыз эспериментлар ясап торган. Аның иҗаты кино өлкәсендәге иң абруйлы бүләкләр белән бәяләнде.

Сатира театры артисты Михаил Державин 10 гыйнварда вафат булды. Танылган сатира һәм драма актеры, үзенең алыштыргысыз юмор хисе, сөйкемлелеге һәм таланты белән миллионлаган тамашачының мәхәббәтен яулады.

АКШның 41нче президенты Джордж Буш 30 ноябрьдә вафат булды. Аның белән “салкын сугыш” тәмамланган чор бәйле. Буш вакытында АКШ белән СССР арасында стратегик һөҗүм коралын туктату һәм чикләү турындагы Килешүгә кул куела.

Режиссер, “Практика” яңа драма эксперименталь театр үзәгенең сәнгать җитәкчесе Дмитрий Брусникин 9 августта вафат булды. Аның үлеме театр дөньясы өчен шок булды.

Инглиз физик-теоретигы Стивен Уильям Хокинг 14 мартта үлде. Гомеренең күп өлешен ул дәвалап булмый торган чир белән көрәшеп уздыра. Тик инвалид коляскасында утырса да, актив тормыш алып бара – укыткан, докладлар белән чыгыш ясаган, китаплар язган. Галимнең көлен Вестминстерск аббатствосында, Исаак Ньютон һәм Чарльз Дарвин каберләре белән янәшә күмгәннәр.

СССРның халык артисты һәм Дәүләт Думасы депутаты Иосиф Кобзон 30 августта вафат булды. Җырчының ярты гасырдан артык гомере гастроль эшчәнлегенә багышланган. Ул берничә мәртәбә кайнар нокталарда чыгыш ясый һәм авыр чир белән көрәшкән вакытта да сәхнәне ташламый. Кобзон башкарган җырлар тиз арада хитка әйләнә.

Кинорежиссер Кира Муратова 7 июньдә вафат булды. Ул кинода үз дөньясын булдыра, аның "Долгие проводы", "Короткие встречи", "Астенический синдром", "Три истории", "Настройщик" фильмнары бер караганнарның да хәтерендә мәңгелеккә кала торган.

“Человек-паук”ны, Доктор Стрэнджны, Халкны, Тимер кешене уйлап чыгарган Америка язучысы Стэн Ли 12 ноябрьдә вафат булды.

Балалар китаплары авторы Эдуард Успенский 14 августта үлде. Ул Чебурашканы, крокодил Генаны, “кот Матроскинны һәм дядя Федорны” уйлап чыгарган язучы. Язучының “Крокодил Гена һәм аның дуслары”, “Простоквашинода каникуллар” әсәрләре буенча берничә буын яратып өлгергән мультфильмнар төшерелде.

"Трилогия о солдате Иване Чонкине", "Москва 2042", "Портрет на фоне мира" китаплары авторы Владимир Войнович 28 июльдә вафат булды. Ул төрле жанрларда да бер үк дәрәҗәдә кызыклы эшли.

Шарль Азнавур Франциянең көньягында үз өендә вафат булды. Озын иҗат торышы дәверендә ул меңнән артык җыр язган. Аның язмалары бөтен дөнья буйлап йөз миллион күчермәдә таралды.

Легендар “Пролетая над гнездом кукушки” фильмы режиссеры Милош Форман 14 апрельдә вафат булды. Аның фильмнары вакыйга булып таныла. “Амадей” сигез “Оскар”, тагын төрле 32 бүләк һәм 12 номинация алган. "Вальмон" һәм "Народ против Ларри Флинта" да җылы кабул ителә.

“Плачет девочка в автомате” хитын башкаручы Евгений Осин 18 ноябрьдә йөрәге туктаудан вафат булды.

Хокук сакчысы Людмила Алексеева 8 декабрьдә вафат булды. Ул Россиянең иң тәэсирле ун хатын-кызы исемлегенә киргән. Ул хокук саклау буенча тапшырыла торган иң танылган бүләкләргә һәм премияләргә лаек булды. Һәм дөньякүләм Нобель премиясенә ике тапкыр тәкъдим ителде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100