Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

20 яшьлек кыз, үсмер егет белән җенси мөнәсәбәтләргә кергән өчен, дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин

20 яшьлек кыз, үсмер егет белән җенси мөнәсәбәтләргә кергән өчен, дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин

news_top_970_100
20 яшьлек кыз, үсмер егет белән җенси мөнәсәбәтләргә кергән өчен, дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин
Пермь крае Кунгур шәһәрендә 20 яшьлек кыз балигъ булмаган үсмер белән җенси мөнәсәбәтләргә кергән өчен хөкем ителәчәк. Җинаять кодексының 134 маддәсе буенча аны 4 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Бу хакта край буенча Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, 2016 елның көзендә 20 яшьлек кыз, 16 яше тулмаганын белә торып, 15 яшьлек үсмер егет белән җенси мөнәсәбәтләргә кергән. Тикшерү комитеты бу очрашуларның даими булуын һәм кыз тарафыннан көч яки басым кулланылмавын белдергән.

Пермь краенда бу беренче генә очрак түгел. 2016 елда Пермь суды 13 яшьлек үсмер егет белән җенси мөнәсәбәткә кергән өчен 19 яшьлек студентканы хөкем иткән иде. 

Үсмер малай ул чакта үз эченә бикләнгән кыз белән очраклы рәвештә танышуын һәм аны "кеше арасына чыгарам" дип кызганып йөри башлап, мөнәсәбәтләренең җитдиләнүе хакында сөйләде. Кыз кеше белән аралашмаган, урамга да чыкмаган. Алар бер-берсенә гашыйк була.

Кыз үсмер белән очрашып йөрүе хакында иптәш кызына сөйли, тегесе исә балигъ булмаганнар буенча эшләүче инспекторга җиткерә. 1 сентябрьдә медицина колледжына укырга кергән кызны 2 сентбярьдә кулга алалар һәм кеше үтерүдә гаепләнүчеләр белән бер камерага ябалар. Үсмернең әниләре полициягә язгач, кызны 3 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. 

Үсмер үзен корбан дип танырга теләми, журналистларга интервью бирә һәм кызны азат итүне сорый. Кызны судьялар коллегиясе карары белән азат итәләр. Бу хакта НТВ каналында тапшыру да чыкты.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100