Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

19 яшьлек кыз суга батучы балаларны коткарганда һәлак булган

19 яшьлек кыз суга батучы балаларны коткарганда һәлак булган

news_top_970_100
19 яшьлек кыз суга батучы балаларны коткарганда һәлак булган
Вологда өлкәсендә 19 яшьлек кыз суга батучы балаларны коткара һәм үзе һәлак була. Бу турыда Вологда сайты хәбәр итте.

21 июньдә Новленский авыл җирлегенең Жуково авылы янындагы Кубенский күле буенда фаҗига була. Вологда дәүләт университетында укучы студент кыз сулык янында ял иткәндә, суга батучы балаларны күреп ала һәм ярдәмгә ташлана.

19 яшьлек Елизавета Дружинина сөйгән егете Даниил белән күл буенда ял итә. Алар белән нәни балалар да була. Су коенган вакытта балаларны агым алып китә башлый. Агым сабыйларны тирән урынга сөйри.

Елизавета балаларга ярдәм итәр өчен суга керә. Ул аларны су өстенә этеп чыгарырга көч таба. Елизавета үзенең гомеренең соңгы мизгеленә кадәр нәни кызны су өстендә күтәреп тота. Алар янына бер балыкчы йөзеп килә. Бу ир-ат баланы коткара, ләкин Елизавета үзе батып үлә.

Вологда өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәре буенча, кызның мәетен соңрак водолазлар табып ала. Аны хокук саклау органнарына тапшыралар.

Елизавета белән бергә булган егет Даниил бу вакыйга турында сөйли. Ул елгада бу урында тирән чокыр булуын беркем белмәде дип әйтә. Биредә яшәүче кешеләр бу чокырны бер эшмәкәр казыткан булуы ихтимал дип фаразлый. "Су коену урынына түләүсез кертмәс өчен, чокыр казыткандыр", диләр.

"Елизавета Дружининага бары 19 яшь. Ул филолог булырга укый. Лиза зур планнар кора. Кызның туганнары, дуслары, якыннары өчен бу фаҗига бик зур кайгы. Ул якты киләчәккә планнар төзеп яши, тик алар берсе дә тормышка ашмаячак инде", диелә бу хәбәрдә.

Мәрхүмә белән бүген Вологда дәүләт университетында хушлаштылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100