Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

18 яшьлек егет 92 килограмм бәрәңге урлаган

18 яшьлек егет 92 килограмм бәрәңге урлаган

news_top_970_100
18 яшьлек егет 92 килограмм бәрәңге урлаган
Сыктывкар шәһәрендә аптырашта калдырырлык хәл булган. 18 яшьлек егетне 92 килограмм бәрәңге урлауда гаеплиләр. Ул бәрәңге сакланган урынга законсыз кергән һәм капчыкларны алып чыгып киткән. Җинаятьчене карда калдырылган машина номеры эзе буенча тапканнар, дип яза җирле басмалар.

Баксаң, егет, җинаять урынынан качам дип, ГАЗ-31029 машинасында кар көртенә килеп керә һәм көрттә машина номерыннан эз калдырганын сизми дә кала.

Егет, тоткарланганчы, бәрәңгенең күп кенә өлешен инде сатып өлгергән була. Калган 23 кило бәрәңгене полиция аннан йолып кала һәм хуҗасына кайтара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100