Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

170 км/сәг тизлектә барганда хәрби машинага бәрелгән «Лексус» йөртүчесе янып үлгән - видео

Салонда кысылып калган 31 яшьлек машина йөртүчене коткара алмаганнар.

news_top_970_100
170 км/сәг тизлектә барганда хәрби машинага бәрелгән «Лексус» йөртүчесе янып үлгән - видео

Иркутск шәһәре янында «Лексус» кроссовер машинасы 170 км/сәг тизлектә килеп хәрби машинага бәрелгән. Иномарка белән идарә иткән 31 яшьлек йөртүче ир-ат урында ук һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

22 ноябрьдә кич белән Жердовка авылы янындагы юлда БТР белән «Лексус» бәрелешкән урынны шаһитлар видеога төшереп алган.

Фаҗига килеп чыкканда вакытта хәрби автоинспекция юлны каплаган була. Кроссовер йөртүчесе юлдагы бөкедә туктап торасы килми. 

«Машина йөртүче л ябык икәнен аңлатырга тырышкан контракт буенча хезмәт итүче солдатны таптый язды. Хәрби колонна узганны көтеп торырга теләмәде. Иң алда бара торган БТР машинасы иномарканы юл кырыена акрын гына кысып чыгармакчы иде. Гадәттә шулай эшли идек. Ләкин колоннага уңга чыгып торырга һәм машинаны уздырырга дигән боерык килде», — дип сөйләгән фаҗигане күреп торган Алексей Иванов.

«Лексус» урыныннан сикереп кузгала һәм 170 км/сәг тизлек алып, колонна азагында баручы бронетранспортерга килеп бәрелә. Бәрелү шулкадәр көчле була, хәрби машинаның тәгәрмәче өзелеп төшә, бронетранспортер үзе исә трассада борылып баса.

Яньчелгән кроссовер юл кырыена төшеп китә һәм яна башлый. Ут капкан салонда кысылып калган машина йөртүчене коткара алмаганнар. Ул урында ук җан биргән.

«Бу БТР башка кешеләрнең гомерен саклап калды. Аның урынында башка автомобильләр булырга мөмкин иде бит. Алар юл кырыена туктап, колонна киткәнне тыныч кына көтеп тора иде», — дип сөйләгән Иванов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100