Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

17 яшьлек мәктәп укучысын бер төндә биш ир-ат көчләгән

Көчләгәннән соң, егет исерек кызны урамга чыгара һәм карт көрте өстенә салып калдыра.

news_top_970_100
17 яшьлек мәктәп укучысын бер төндә биш ир-ат көчләгән

Петербургта 17 яшьлек мәктәп укучысын бер төндә биш ир-ат көчләгән. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты хәбәр итә.

Югары сыйныфта укучы кыз бала социаль челтәрләрдә бер егет белән таныша. Ул бу егет белән төнге шәһәр буйлап йөрергә ризалаша. Егет кызны исертә һәм өенә алып кайта. Өйдә аның өч дусты да була.

Санкт-Петербургның хокук саклау органнары төркемләп көчләү турында җинаять эше ача. Бу эшне 27 яшьлек ир-ат оештырган, дип хәбәр ителә.

Кызның ярдәмсез булуын файдаланып, яшь ир-ат аның белән җенси мөнәсәбәткә керә. Шуннан соң тагын өч ир-ат та кунак кызны көчли.

Җаваплылыктан курыккан өй хуҗасы кызны урамга чыгарып куя. Ул балигъ булмаган исерек кызны кар көрте өстендә калдыра. Соңрак бу кызны узып баручы такси йөртүче күреп ала. 36 яшьлек ир-ат та баланы машинага алып кереп көчли. Шуннан соң автобус тукталышына илтеп куя.

Көчләнгән кыз баланы иртә белән узып баручы кешеләр табып ала. Салкында озак яткан кызда пневмония булуы ачыклана.

Тикшерүнең башлангыч версиясе буенча, балигъ булмаган кызны көчләүдә таксистны гына гаеплиләр. Фатир хуҗасы баланы куркынычта калдыруда гаепләнә. Аны бер елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Полиция хезмәткәрләре бу ир-атның өч дустының гамәлләрендә законсыз эш бар дип тапмаган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100