Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

17 яшьлек кыз, әти-әнисен үтерәм дип, йортка ут төрткән

17 яшьлек кыз, әти-әнисен үтерәм дип, йортка ут төрткән

news_top_970_100
17 яшьлек кыз, әти-әнисен үтерәм дип, йортка ут төрткән
Пермь төбәгендә 17 яшьлек кызны әти-әнисен үтерергә маташуда гаеплиләр. Балигъ булмаган кыз туганнарын яндырып үтермәкче булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Пермь өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу кыз "куркыныч ысул белән ике кешене үтерергә җыену", "ут төртү ысулы белән чит кеше милеген махсус рәвештә юк итү" маддәләре буенча гаепләнеп, суд каршына басачак. 



Вакыйга быел 28 гыйнварда Горнозаводск шәһәрендә була. Кыз әти-әнисе белән талаша һәм аларны үтерергә карар кыла. Ул туганнары йоклап ятканда, йортка ут төртә. Бәхеткә, аның әтисе һәм әнисе яна торган йорттан чыгып котыла алган.

Йорт һәм андагы милекне 900 мең сумга бәяләгәннәр. Бу милек тулысынча янып беткән. Тикшерүчеләр гаепләү карары чыгару өчен җитәрлек дәлилләр туплаган. Хәзер җинаять эшен судка тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100