Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

16 яшьлек Сафияне сөйгән егете вәхшиләрчә үтергән дип шикләнәләр

16 яшьлек Сафияне сөйгән егете вәхшиләрчә үтергән дип шикләнәләр

news_top_970_100
16 яшьлек Сафияне сөйгән егете вәхшиләрчә үтергән дип шикләнәләр
Тольяттида яшәүче 16 яшьлек Сафияне үтерү буенча җинаять эшен тикшерү азагына якынлаша. Былтыр декабрь азагында яшь спортчы кызның мәетен төзелеш мәйданчыгындагы ташландык урында тапканнар. Кызны сөйгән егете Никита вәхшиләрчә үтергән дип шикләнәләр. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте.

Никита Сафия белән соңгы очрашуга пычак тотып килә. Хәзер ул үзе тикшерүчеләргә сөйләгәнчә, егет үз-үзе белән идарәне югалта һәм сөйгән кызына пычак белән күп тапкыр кадый.

Никита да, Сафия дә йөзү белән шөгыльләнә. Алар очрашып йөриләр. Тик бераздан Сафия Никита белән аерылышырга җыена. Шуннан соң егет кызга яный башлый, социаль челтәрләрдә ачулы хәбәрләр яза. Фаҗига булган көнне Никита Сафияне очрашуга чакыра.

"Сафия аның белән очрашуга китә, планшетын өйдә калдыра. Соңрак мәрхүмәнең әти-әниләре һәм оперативниклар "ВКонтакте"дагы язышуны укый. Сафия үзен ташласа, Никита бер-бер хәл кылу белән яный. Шушы ук әңгәмәдән билгеле булганча, егет белән кыз төзелеш мәйданында очрашырга сүз куеша. Бу язышуны укыгач, җинаятьтә шикләнелүчене кайда эзлисе аңлашыла. Ул өендә була һәм үзе дә полиция хезмәткәрләрен көтеп тора, алар килгәнгә гаҗәпләнми дә", - дип сөйләгән "КП-Самара" сайтына хокук саклаучылар.

Никита хәзер сак астында. Ул гаебен тулысынча таный һәм җинаятен үзенчә аңлата. Сафия "Бар теләсә кая кит", дигәч, егет үзе белән идарәне югалта. Ни өчендер очрашуга тотып килгән пычагын тартып чыгара. Сафия качмакчы була, ләкин егете аны җибәрми, кыйнавын дәвам итә. Экспертлар кимендә 32 тапкыр кадаган эз саный.

Тикшерүчеләр якын арада Никита эше буенча гаепләү карары чыгарырга һәм җинаять эшен судка тапшырырга җыена. Әгәр гаебе исбатланса, бу егетне 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100