Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

16 яшьлек кызны елата-елата кияүгә биргәннәр - видео

16 яшьлек кызны елата-елата кияүгә биргәннәр - видео

news_top_970_100
16 яшьлек кызны елата-елата кияүгә биргәннәр - видео
Кыргызстанда 16 яшьлек кызны көчләп кияүгә биргәннәр. Елап торган кәләшне берничә хатын-кыз тотып тора. Ул тарткалаша, ычкынмакчы була. Бу турыда Sputnik Кыргызстан басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте. 

Кәләш елый, тирә-якта музыка уйный, бүлмәдә кешеләр көлешкән тавыш ишетелә. Видео 6 октябрьдә Талас шәһәрендә төшерелгән.

   

Әлеге кадрлар сурәтләнгән видеоны күреп, социаль челтәр кулланучылар да шаккаткан. 

"Ул бала гына бит әле", - дип яза chinara1996st. 

"Җинаять эше кузгатырга кирәк!" — дип өнди __marmeladka_04_. 

"Моны күргәч, бу пар бәхетле яши алмас дигән уй килә", — дип яза botyazzz. 

Хәзер бу видеоны хокук саклаучылар тикшерә, диелә әлеге хәбәрдә. "Әгәр бу хәл Таласта булса, күптән тавыш куптарырлар иде. Таласта булды дип раслый алмыйбыз", — дип хәбәр иткән Эчке эшләр министрлыгының Талас өлкәсе буенча идарәсе. 

 2011 елда Кыргызстан парламенты никахка 16 яшьтән башлап керергә мөмкин дигән карар кабул итте. Депутат Айнур Алтыбаев сүзләренчә, яшьтән бергә яшәү һәм көтелмәгән йөклелек килеп чыгу сәбәпле законга үзгәрешләр кертелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100