Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

16 яшьлек кыз бәдрәфтә бала тапкан һәм ташлап калдырган

16 яшьлек кыз бәдрәфтә бала тапкан һәм ташлап калдырган

news_top_970_100
16 яшьлек кыз бәдрәфтә бала тапкан һәм ташлап калдырган

Ростов өлкәсендәге Волгодонск шәһәрендәге хастаханә бәдрәфендә яңа туган бала мәете табыла. Аны 16 яшьлек кыз тапкан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча идарәсе вәкиленә сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Мәктәптә укучы кыз бала берничә көн элек хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Ул бөтен тәне сызлавын әйтә. Яшүсмер кызның йөкле булуын табиблар белми.

«Кызны кабул итәләр. Икенче көнне аны табиблар тикшерергә тиеш була. Ә кыз төнлә бала тапкан. Сабый үле булганмы, тере булганмы — анысын экспертиза ачыклаячак», — дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Тикшерү комитеты вәкиле ачыклап әйткәнчә, «сабыйның мәете пакет эчендә хастаханә бәдрәфендә табылган». Яшүсмер кыз баласын шунда тудырган һәм ташлап калдырган. «Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара», дип сөйләгән тикшерү вәкиле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100