Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1500 кеше гомерен өзгән һәлакәттән соң су төбенә киткән "Титаник" лайнерын видеога төшергәннәр

1500 кеше гомерен өзгән һәлакәттән соң су төбенә киткән "Титаник" лайнерын видеога төшергәннәр

news_top_970_100
1500 кеше гомерен өзгән һәлакәттән соң су төбенә киткән "Титаник" лайнерын видеога төшергәннәр
Triton Submarines компаниясе су төбендә яткан "Титаник" лайнеры төшерелгән видеоны Facebook челтәрендә урнаштырды. 

  • Британиядән Америкага таба бара торган "Титаник" лайнеры Атлантик океанда 1912 елның 14 апрелендә айсбергка бәрелде һәм су төбенә китте. Иң зур дип саналган корабның беренче рейсы иде. Ул Саутгемптон шәһәреннән Нью-Йоркка барды. Лайнер һәлакәтендә 1500 кеше үлде.  

Дайверлар сигез көн дәвамында лайнер калдыкларын өйрәнгән, алар биш тапкыр су төбенә төшкән. Шулай итеп сыйфатлы кадрлар төшергәннәр.

Су төбендә ята торган лайнерның 3D-моделен дә ясаганнар.

Экспедициянең отчетыннан күренгәнчә, коррозия һәм микроорганизмнар корабның корпусын бик нык таушалткан.  Бу турыда АиФ хәбәр итте. 
 


"Офицерлар каютасының уң яктагы өлеше коточкыч җимерелгән. Капитан каютасы да шушында булган. Бу урында корпус каюталары белән бергә җимерелә башлаган", диелә хәбәрдә.

Танылган режиссер Джеймс Кемерон 1997 елда "Титаник" дигән фильм-катастрофа төшерде. Анда Джек Доусон исемле егет белән Роза исемле кыз мәхәббәте сурәтләнгән иде. Бу рольләрне Леонардо ди Каприо һәм Кейт Уинслет башкарды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100