Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

15 яшьлек малай үзен тәрбиягә алган әби һәм әни кешеләрне вәхшиләрчә үтергән

15 яшьлек малай үзен тәрбиягә алган әби һәм әни кешеләрне вәхшиләрчә үтергән

news_top_970_100
15 яшьлек малай үзен тәрбиягә алган әби һәм әни кешеләрне вәхшиләрчә үтергән
Тверь өлкәсендә 15 яшьлек малай үзен тәрбиягә алган әбисен һәм әнисен вәхшиләрчә үтергән. Суд аны тулысынча гаепле дип тапкан һәм 8,5 елга колониягә озаткан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Тверь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Суд яшүсмерне 8 ел һәм 6 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Ул бу вакытны тәрбияләү колониясендә уздырачак", - диелгән әлеге хәбәрдә.

2018 елның 16 маенда Сажино авылының Луговая урамындагы йортта 1937 һәм 1964 елда туган ике хатын-кыз мәете табылу турында полициягә хәбәр итәләр. Урынга тикшерүчеләр бара. Алар шул ук көнне җинаятьтә шикләнелүче яшүсмерне тоткарлыйлар.

Россия Тикшерү комитетының Тверь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте җинаятьнең ничек булганын хәбәр итте. Мәрхүмә хатын-кызлар малайны 2 яшендә гаиләгә алып тәрбияләгәннәр. Тикшерүчеләр ачыклаганча, 6 майда иртәнге якта бу малай әнисе белән апасы өйдән чыгып киткәнне көтеп тора. Аннары әбисенең башына кимендә дүрт тапкыр балта белән суга. Шуннан соң малай пычак ала һәм әбинең муенына, күкрәгенә берничә тапкыр кадый. Әби кеше урында ук җан бирә.

Малай мәетне йортның подвалына алып төшеп яшерә һәм әнисе кайтканны көтеп тора.



Кичке якта әни кеше кайта. Шуннан соң малай бу хатынны да үтерерлек итеп кыйный. Әни кеше мәетен дә подвалга алып төшеп яшерә.

Әби белән әнине үтергәч, малай әнисенең машинасының ачкычын табып ала. Шул машинага утырып Тверь өлкәсендәге Конаково шәһәренә китә. Берничә көннән шушы шәһәрдә парковкада торган машиналарны бәрдерә. Юл һәлакәтеннән соң, яшүсмер идарә иткән машинаны ЮХИДИ инспекторлары махсус тукталышка куялар.

Малай өенә кайтып китә. Өйдәге сейфны ача, әнисе җыеп куйган 368 мең сум акчаны табып ала һәм урлый. 16 майда мәетләр табылгач, бу үсмерне кулга алалар.

15 яшьлек үсмер җинаятен бик яхшылап планлаштырган. Аның компьютерында үтерү ысуллары, җинаять эзләрен яшерү турында белешмә материаллар табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100