Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

15 яшьлек малай 10 яшьлек кызны үтергәнен сөйләгән

Малай гаебен таныган, кызны ничек үтергәнен үзе сөйләп биргән.

news_top_970_100
15 яшьлек малай 10 яшьлек кызны үтергәнен сөйләгән
Хабаровск өлкәсендә югалган 10 яшьлек кыз баланың мәетен тапканнар. Аны үтерүдә шикләнеп тоткарланган 15 яшьлек яшүсмер җинаятьне ничек башкарганын әйтеп биргән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.

16 августта кич белән Князе-Волконское авылында яшәүче 2008 елда туган кыз бала роликта йөрергә чыгып киткән. Бала өйдән чыгып киткән һәм югалган. Әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән. Аны иллегә якын кеше эзләгән.

Берникадәр вакыттан соң кызның үтерелгән мәетен табып алганнар. Әлеге факт буенча Хабаровск өлкәсе буенча Тикшерү комитеты тикшерүчеләре "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Җинаятьне ачу өчен көчле тикшерү-оператив төркеме төзелгән.

Оператив эшләр барышында бу эшкә катнашы булуда шикләнеп 15 яшьлек яшүсмерне тоткарлаганнар. Сорау алу вакытында бу малай гаебен таныган һәм җинаятьне ничек башкарганын сөйләгән.

Шикләнелүче малай мәрхүмә кыз белән таныш булган. 16 август кичендә ул кызны очраткан. Алар талаша башлаган. Малайның ачуы чыккан һәм ул кызны үтергән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге яшүсмер сукбайлыкта гаепләнеп балигъ булмаган балалар эше буенча полициядә хисапта торган. 2017 елның декабрендә аны тәртипләнде дип хисаптан төшергәннәр. Шул сәбәпле хәзерге вакытта рәсми затларның эшчәнлеген дә тикшерә башлаганнар.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр җинаятьнең ничек башкарылганын ачыклый. Үтерүдә шикләнелүче яшүсмер белән тикшерүчеләр һәм психологлар эшли. Алар малайның кыз баланы ни өчен үтерүен аңларга тырыша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100