Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

15 яшьлек ике кыз бала Иделдә боз өстендә агып киткән

15 яшьлек ике кыз бала Иделдә боз өстендә агып киткән

news_top_970_100
15 яшьлек ике кыз бала Иделдә боз өстендә агып киткән

4 апрельдә Саратов өлкәсенең Балаково шәһәрендә Идел елгасында гадәттән тыш хәл була. 15 яшьлек ике кыз чак кына һәлак булмый кала. Аларны елгада йөзеп йөри торган боз өстеннән коткаралар. Бу турыда РИА Новости агентлыгына өлкәдәге коткару хезмәте җитәкчесе Юрий Юрин сөйләгән.

Юрин сүзләренчә, әлеге хәл турында хәбәр 112 номерына килә. 15 яшьлек ике кыз бала елга өстендәге бозда «Наполеон» кафесы яныннан агып китә.

«Ярдан 30–50 метр ераклыкта Идел елгасында боз өстендә ике кыз бала агып бара. Коткаручылар көймәгә утырып, балалар янына китә. Аларны боз өстеннән алалар, коткару жилетларын кидерәләр. Ярга алып чыккач, кызлар белән аңлату эшләре уздыралар. Кызлар имгәнмәде», — дип сөйләгән агентлык әңгәмәдәше.

Юрий Юрий фаразынча, кызлар боз өстендә уйнап йөри. Бер мизгелдә боз ватыла. Балалар боз кисәге өстендә елга буйлап агып китә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100