Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"15 метрга очканнар": Ике балалы гаилә утырган машина юл кырыена төшеп киткән

"15 метрга очканнар": Ике балалы гаилә утырган машина юл кырыена төшеп киткән

news_top_970_100
"15 метрга очканнар": Ике балалы гаилә утырган машина юл кырыена төшеп киткән
Самара өлкәсенең Сызрань районында юл һәлакәтендә балалар чак кына һәлак булмый калган. 17 июньдә Chevrolet Cruze машинасы юл кырыена очып төшкән. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте. 

Көндезге унберләр тирәсендә М5 трассасының 899нчы километрында машина тәгәрмәче юл кырыена тиеп китә һәм автомобиль кюветка оча. Машина 15 метр чамасы араны очып диярлек уза. Бәхеткә, ул агачларга бәрелми. 

Машина эчендә 2014 һәм 2015 елда туган ике бала һәм аларның әтисе белән әнисе була. Салондагы кешеләр барысы да иминлек каешын эләктергән. 

Автомобиль әйләнеп капланмаган. Беркем дә имгәнмәгән. Урынга килгән коткаручылар машинаның аккумуляторын сүндергән. Бу турыда Сызрань районы янгын сүндерүчеләр часте хезмәткәрләре әйткән. 

Авариядә зыян күрүчеләр юк дип хәбәр ителсә дә, соңрак балаларның шок кичерүе ачыклана. Бу турыда авариянең шаһитлары сөйли.

Аларның сүзләренчә, авариядән соң машина юл кырыендагы куаклар арасына барып төшә, аны читтән күреп тә булмый. Машина йөртүче коткару хезмәтенә хәбәр итә, үзе куакларны аралый башлый. Кюветтан чыгу җаен карый. Ләкин машинаны буксир ярдәмендә генә юлга чыгару мөмкин була.

"Бу вакытта балаларны анасы машинадан алып чыга. Алар чирәмгә утырышалар һәм ана кеше сабыйларын тынычландыра. Урынга килгән коткаручылар куаклык ботакларын бензопила белән кисеп, Chevrolet машинасын тартып чыгарады", - дип сөйләгән шаһитлар КТВ-Луч каналына.

Авариягә очраган гаилә Шигонский районындагы Пионер бистәсеннән килә торган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100