Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

13 яшьлек кыз Чабаксардан Мәскәүгә качып киткән

Ул үзен кимсетүләре һәм көчләүләре турында әйткән. 

news_top_970_100
13 яшьлек кыз Чабаксардан Мәскәүгә качып киткән

Чабаксардан килгән кызга тупас мөгалләмә күрсәткәннәре өчен Мәскәүнең ОВД хезмәткәрләренә шикаять белдергәннәр. Алар көчләү билгеләре булган 13 яшьлек бала белән үзләрен тиешенчә тотмаган. Полиция эчке тикшерү башлаган, дип яза ТАСС агентлыгына сылтама белән Про Город порталы.

Якшәмбе көнне, 9 декабрьдә Мәскәү полициясенә хастаханәдән көчләнгән кыз турында хәбәр килә. Анда 2005 елгы кыз мөрәҗәгать иткән. Бала сүзләренчә, аны билгесез кеше кыйнаган һәм көчләргә теләгән. Шикләнелүчене кулга алганнар.

“Мәскәүдә аңа Төркия гражданины һөҗүм иткән”, - дип хәбәр итә агентлык чыганагы.

Кызны полициягә Мәскәүдә яшәүче бер хатын-кыз алып килгән. Шуннан соң эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең балага карата дорфа кылунылары һәм аны сүз белән кимсетүләре турында хәбәр килә. Шул сәбәпле, хезмәт тикшерүе уздыралар.

Кыз психоневрология диспансерында исәптә тора. Ә Мәскәүгә ул әнисе белән талашканнан соң Чабаксардан килгән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100