Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

13-14 яшьлек кызлар азгын полицейский корбаны булган

28 яшьлек ир-ат социаль челтәрләрдә яшүсмерләр белән хат язышып, сексуаль ихтыяҗларын канәгатьләндерү җаен эзләгән.

news_top_970_100
13-14 яшьлек кызлар азгын полицейский корбаны булган
Чыгышы буенча Чувашстан Республикасыннан булган 28 яшьлек экс-полицейскийны Җинаять кодексының өч маддәсе буенча хөкем итәләр. Болар - "көчләү", "16 яшькә җитмәгән кеше белән җенси мөнәсәбәт", "азгын гамәлләр". Бу турыда Сахалин өлкәсе буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аны Сахалин өлкәсенең Макаров шәһәр округы Эчке эшләр министрлыгыннан инспектор-кинолог вазифасыннан күптән түгел генә эштән җибәргәннәр.

Тикшерү фаразалары буенча, 2016 елның октябреннән 2017 елның ноябренә кадәр ул 13 тән 15 яшькә кадәрге алты кыз бала белән социаль челтәрләрдә хат язышып, сексуаль ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырышкан. Бу балалар Уфа һәм Макаров шәһәрләреннән булган.

"2016 елның гыйнварында 14 яшьлек кызга җенси мөнәсәбәт тәкъдим иткән. Кыз баш тарткач, гаепләнүче балигъ булмаган баланы көчләгән. 2017 елда 13 һәм 14 яшьлек кызлар белән аларның үз ирекләре буенча җенси мөнәсәбәткә кергән", диелгән әлеге хәбәрдә.

Тикшерүчеләр барлык дәлилләрне туплап, материалларны судка биргәннәр. Якын арада экс-полицейскийга карата хөкем карары чыгачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100