Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

12 яшьлек малайны, сабый баланы көчләүдә гаепләп, имгәткәнче кыйнаганнар

Анасының исерек дуслары бу малайны кыйнап имгәткән.

news_top_970_100
12 яшьлек малайны, сабый баланы көчләүдә гаепләп, имгәткәнче кыйнаганнар

Санкт-Петербургта 12 яшьлек малай 1 яшь ярымлык сеңлесенә карата җенси гамәлләр кылган. Малайдан дөресен сөйләп бирүне әнисенең дуслары «әйттермәкче» булган, аны кыйнап ташлаганнар. Шуннан соң бу яшүсмер имгәнгән. Малайны һәм сеңлесен хастаханәгә салганнар. Вакыйга турында «Московский комсомолец» сайты язды.

Тикшерү органнары ачыклаганча, бу малай яшь ярымлык сеңлесенә карата берничә тапкыр җенси гамәлләр кылган. Хәзер әни кешене ана хокукларыннан мәхрүм итәргә җыеналар. Хастаханәдән чыккач ике баланы да интернатка тапшырачаклар.

Шәһәр буенча балалар хокуклары буенча вәкил сайтында язылганча, бу малайны сеңлесен көчләгән дип шикләнеп, әнисенең дуслары кыйнаган. Баланың баш мие селкенгән, имгәнгән, тәнендә тәмәке төпчегеннән һәм электрошокердан эзләр калган. Хәзер малай белән психологлар эшли. Омбудсмен вәкиле әйткәнчә, малайның яшь ярымлык сеңлесе дә хастаханәдә. Табиблар аны караган һәм көчләү булмаган дип тапканнар.

Санкт Петербург буенча Тикшерү комитеты идарәсе мәгълүматы буенча, вакыйга 19 февральдә була. Балаларның анасы янына дуслары җыела. Алар ир баланың сеңлесенә карата мөнәсәбәтен ошатмый, шикләнә башлыйлар. Шуннан соң бу кешеләр малайны кыйнарга тотына. Бала сабый кызга карата җенси гамәлләр кылуын әйтеп бирә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бала хокуклары буенча вәкил сүзләренчә, гаилә бер ел чамасы опека органнарында хисапта тора.

«Бу гаилә өч бүлмәле фатирның ике бүлмәсендә яши. Биредә әни, ике бала һәм бабай тора. Балалар төрле әтидән туган. Кече кызның әтисе төрмәдә утыра», — диелгән хәбәрдә.

Имгәнгән малайның әнисе дә моңа кадәр хөкем ителгән булган. Балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия аны әни вазифаларын начар үтәүдә гаепләп, берничә тапкыр тикшергән булган.

«Опека бу хатынны ана хокукыннан мәхрүм итү өчен документлар җыя. Абый һәм сеңел бу өйгә башка кайтмаячак. Аларны хастаханәдән соң социаль яклау оешмасына тапшырачаклар», — дип әйткән омбудсмен вәкиле.

«Шул ук вакытта тикшерүчеләр ачыклаганча, яшүсмер малай үзенең сеңлесенә карата берничә тапкыр җенси гамәл кылган», — диелгән Санкт Петербург буенча Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Малай җинаять җаваплылыгына тарту яшенә җитмәгәнгә күрә, аңа карата профилактика чаралары гына күреләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100