Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

11 яшьлек малай селфи ясарга маташканда, умыртка сөякләрен сындырган

11 яшьлек малай селфи ясарга маташканда, умыртка сөякләрен сындырган

news_top_970_100
11 яшьлек малай селфи ясарга маташканда, умыртка сөякләрен сындырган

Санкт-Петербург шәһәрендә 11 яшьлек малай йортның дүртенче катында селфи ясарга маташа. Шул вакытта ул лифт шахтасына төшеп китә. Бу турыда шәһәрнең сәламәтлек саклау буенча комитетына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте. 

23 мартта имгәнгән баланы хастаханәгә озатканнар. «Биеклектән егылып төшеп имгәнгән баланы Раухфус исемендәге 19нчы номерлы хастаханәгә китерделәр. Хәзерге вакытта аның хәле канәгатьләнерлек дәрәҗәдә дип бәяләнә», — дип сөйләгәннәр агентлыкка.

Биредәге матбугат чыганаклары мәгълүматы буенча, вакыйга шәһәрдәге дүрт катлы йортларның берсендә була. Бала селфи ясарга маташа. Лифт шахтасына егылып төшкән малайның муенында һәм билендә берничә умыртка сөяге сынган, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100