Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

11 яшьлек кыз утырган һава шарын җил ун километрга очыртып алып киткән - видео

11 яшьлек кыз утырган һава шарын җил ун километрга очыртып алып киткән - видео

news_top_970_100
11 яшьлек кыз утырган һава шарын җил ун километрга очыртып алып киткән - видео
Кырымда 11 яшьлек кыз утырган һава шарын җил очыртып алып киткән. Идарәсен югалткан аппарат дистә километр чамасы очып барган һәм тавык кетәклеге өстенә төшкән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

3 майда иртәнге якта һавага сигез шар күтәрелгән. Ләкин җил бик каты булу сәбәпле, аларны җиргә төшерергә карар кабул иткәннәр. Җиргә төшкән вакытта, шарларның берсе бик каты бәрелгән, кәрзиндәге өч олы кеше, шул исәптән шарның пилоты егылып төшеп калган, шар исә кире һавага күтәрелгән һәм диңгезгә таба очып киткән. Һава шары кәрзинендә 11 яшьлек кыз бала берүзе генә утырып очып киткән. 

Юл булмау сәбәпле, һава шарларын очыртуны оештыручылар шар артыннан бара алмаган. Бу урында булган "Россия 24" каналы хезмәткәрләре исә баланың атасын һәм пилотны үз машиналарына утыртып, шар артыннан куа киткән.

"Шар диңгезгә таба очып китте. Ул чама белән 10-12 километр очып баргандыр. Диңгезгә җитәргә 500 метр чамасы калгач, шар тавык кетәклеге өстенә егылып төште. Бала имгәнмәде. Урынга коткаручылар килеп җитте. Төшкәндә шар ертылган, газ җиһазлары ватылмаган. Бала һәм атасы бик каты стресс халәтендә", - дип сөйләгән "Россия" каналының Кырымдагы үз хәбәрчесе Артём Кол.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100