Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

11 гыйнварда кунакханәнең 11нче каттагы 1111нче бүлмәсендә гашыйк егет белән кызның мәетләре табылган

11 гыйнварда кунакханәнең 11нче каттагы 1111нче бүлмәсендә гашыйк егет белән кызның мәетләре табылган

news_top_970_100
11 гыйнварда кунакханәнең 11нче каттагы 1111нче бүлмәсендә гашыйк егет белән кызның мәетләре табылган

РЕН ТВ каналы хәбәр итүенчә, Виталий исемле егет Алеся исемле кыз белән 11 гыйнвар көнне  Кировоград урамы, 11 йортта урнашкан Мәскәү кунакханәләренең берсендә номер ала. 11 каттагы 1111 бүлмәне сайлыйлар. Тикшерүчеләр, шушы закончалыктан чыгып, яшьләр эзотерика белән шөгыльләнгәндер дип фаразлый. Аларның наркотиклардан агуланып үлгәндер дип уйлыйлар.

Алеся белән Виталий, әти-әниләреннән китеп, коммуналь фатирда яшәгән. Алар еш кына кунакханәләрдәге бүлмәләрне арендага алып, күңел ачканнар. Яшьләр тыелган матдәләр кулланган дип фаразлана. 

Яшьләр беркайда да эшләмәгән. Кызның әтисе аңа атна саен 5 мең сум акча биреп барган. Яшьләр наркотиклар белән сату иткәндер дип фаразлыйлар.

Фаҗига булыр алдыннан гына яшьләр әти-әниләре белән бәхәскә керә. Аларны әрәмтамаклыкта гаеплиләр. 

19 яшьлек Алеся Виталий белән танышканчы бик өметле кыз булган. Ул мәктәпне алтын медальгә тәмамлый, МГУга журналистика факультетына укырга керә. 20 яшьлек Виталий кунакханә бизнесы буенча махсуслашкан колледжда укыган. Алар социаль челтәрләрдә таныша һәм бергә яши башлыйлар. 

Алеся 16 яшеннән наркотиклар кулланган

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100