Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

107 тапкыр пычак кадаган: Егет дус кызының мәете белән селфи ясап, танышларына тараткан

107 тапкыр пычак кадаган: Егет дус кызының мәете белән селфи ясап, танышларына тараткан

news_top_970_100
107 тапкыр пычак кадаган: Егет дус кызының мәете белән селфи ясап, танышларына тараткан
22 яшьлек Илья М. 20 яшьлек дус кызы Анастасияне вәхшиләрчә үтергән. Бу егетне 18 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Хәзер суд бара. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 

Фаҗига 2018 елның 6 маенда Санкт-Петербургта була. Егет белән кыз талаша. Шуннан соң Илья Анастасиягә 107 тапкыр пычак кадый. Аларның чирек өлеше кызның битенә һәм башына туры килә. Җинаятьче көзге каршына басып селфи ясый һәм сурәтне танышларына тарата. Фотода идәндә ята торган мәет тә күренеп тора.

Илья кызның 62 мең сум чамасы торган телефонын, 94 мең сум акчасы булган банк картасын урлый. Җинаятьче Анастасиянең сөйгән егетенә шалтырата. Анастасия операция өстәлендә ята дип әйтә, аны дәвалау өчен 110 мең акча күчерергә сорый. Тоткарлаганга кадәр Илья 14 мең сум акчага кибеттән әйберләр ала, таксида йөри.

Мәрхүмә кызның сөйгән егете сүзләренчә, алар 2018 елның февралендә таныша. Кыз журналистика факультетында укуын, Тикшерү комитетында эшләвен сөйли. Соңрак моның ялган булуы ачыклана. Анастасия бу егеттән акча сорый, юмарт сөйгәне исә аңа ярдәм итә, берьюлы ярты миллион сумга кадәр акча күчерә ала.

Анастасияне үтерүдә шикләнелүче егет исә үтергәнгә кадәр бары тик уңай характеристикага гына ия була, донор чараларында катнаша, кадет була, Кызыл мәйданда парадта катнашкан өчен грамотага лаек.

Судта Илья үтерүдә һәм урлауда гаебен кире какмый. Аның сүзләренчә, аларны мәрхүмә белән "алкоголь һәм интим мөнәсәбәтләр" бәйли. Суд утырышы вакытында егетнең йөзендә бернинди хисләр дә тоелмады, диелә хәбәрдә. 

Хөкем карары 7 ноябрьдә билгеле булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100