Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

106 яшьлек актриса Джули Гибсон вафат булды

106 яшьлек актриса Джули Гибсон вафат булды

news_top_970_100
106 яшьлек актриса Джули Гибсон вафат булды
Танылган актриса Джули Гибсон соңгы өч елда урын өстендә генә яткан. 106 яшьлек актриса һәм җырчы  2 октябрьдә вафат булган. The Hollywood Reporter басмасына сылтама белән "Звезда" каналы хәбәр итте.

Актрисаның чын исеме Камилла Соррей. Ул 1913 елда туган. 1941 елда беренче тапкыр "Милая девушка" фильмында уйнаган.

Гибсон "Часы", "Идти своим путем" һәм "Улица тьмы" фильмнары аша таныш. Ул Айда Лупино, Орсон Уэллс һәм Престон Стерджес кебек танылган режиссерларда төшкән.

1944 елда ул беренче төп ролен башкарган. "Счастливый ковбой" фильмында Кэти ролен уйнаган. Гибсон 1978 елга кадәр кинода төшкән, барлыгы 28 фильмда һәм телесериалда рольләре бар.

1967 елга кадәр Дин Дилман белән яшәгән. Икенче ире режиссер Чарльз Бартон белән 1981 елга кадәр торганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100