Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Үзең дә кайт, балаларны да алып кайт, үтенәм синнән": Уфада ике баласы белән югалган ир-атка хатыны телевизордан мөрәҗәгать итте

"Үзең дә кайт, балаларны да алып кайт, үтенәм синнән": Уфада ике баласы белән югалган ир-атка хатыны телевизордан мөрәҗәгать итте

news_top_970_100
"Үзең дә кайт, балаларны да алып кайт, үтенәм синнән": Уфада ике баласы белән югалган ир-атка хатыны телевизордан мөрәҗәгать итте
26 октябрьдән бирле Уфада тикшерүчеләр, полиция хезмәткәрләре, водолазлар, коткаручылар һәм волонтерлар ике бала һәм ир-атны эзли.  "Башинформ" агентлыгы Уфада ике баласы белән югалган ир-атны эзләү барышы турында хәбәр итте.

26 октябрьдә ике нәни малайның анасы 34 яшьлек Эльмира полициягә мөрәҗәгать итә. Ул үзенең 37 яшьлек ире Артем, 5 яшьлек улы Вячеслав, 8 яшьлек улы Илья югалуы турында әйтә. Балалар әтиләре белән урамга уйнарга чыгып киткән җирдән югалганы билгеле була. Соңрак ир белән хатын талашкан дигән мәгълүмат та чыкты. Ир улларын машинага утырткан һәм билгесез юнәлештә китеп барган.


28 октябрьдә Уфаның Калинин районы буенча Тикшерү бүлеге ир белән балалар югалу эшен тикшерә башлады. "Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылды.

Бу гаилә бернинди хисапта да тормаган, ир дә, хатын да моңарчы хокук бозмаган.

29 октябрьдә Уфаның Инорс микрорайоны тирәсендәге урманда Артемның машинасы табылу турында хәбәр чыкты. KIA Sorento автомобиле санаторий янында парковкада була. Шуннан соң Уфа елгасы буенда тутырыла торган матрац табыла. Матбугат чаралары Артемның кибеттән кер бавы алуын күрүчеләр турында да язды. Имеш бу вакытта балалар машинада утырып торган.

Бу гаиләнең туганнары Артем берәр төзәтеп булмаслык хата эшләп ташламагае дип шикләнә. Бу турыда Артемның әтисе әйткән.


Кичә кичке якта ике баланың анасы, Артемның хатыны Эльвира иренә телевизор аша мөрәҗәгать итте. 
 


"Артем, зинһар, кайт. Исән-сау кайт, балаларны да алып кайт, үтенәм синнән. Мин бик борчылам, бик куркам. Ирем белән балаларны күргән, белгән кешеләр булса, зинһар полициягә шалтыратыгыз. Артем, хата ясама, зинһар. Кайт, балаларны кайтар", - дип сөйли Эльвира "Вести" каналына.

Хатын сүзләренчә, ирдә психик тайпылышлар да бар.

29 октябрьдә Уфа елгасы төбен водолазлар тикшерде, алар берни дә тапмады.

РИА Новости агентлыгының үз чыганагы әлеге вакыйганың өч версиясен әйткән. "Бакчачылык ширкәте капкасы каршында урман буенда автомобиль табылды. Полиция һәм волонтерлар көн буена шушы тирәне тикшерде. Якында гына Уфа елгасы ага. Бер версия буенча, әти кеше балаларын елгада батырып үтерү ихтимал. Бу ир балалары белән дусларында качып ятуы да мөмкин. Шулай ук аның башка шәһәргә чыгып китүе дә бар", - дип сөйләгән агентлык чыганагы.

30 октябрьдә «Лиза Алерт. Башкортостан» һәм «Поиск детей — Уфа» эзләү төркемнәрендә штабның таратылуын хәбәр иттеләр. Хәзер волонтерлар югалган ир белән балаларны аерым эзли. Унлап волонтер полиция белән бергәләп Уфа елгасы яр буйларын тикшереп йөри.

Әти кешегә карап торышка 35 яшь, буе 186 см, чандыр гәүдәле, күзләре соры төстә. Кара куртка, зәңгәр джинс чалбар, соры ботинка кигән.

Ильяның буе 138 см, ябык, чәче ачык сары төстә, күзләре коңгырт, ирен өстендә уң якта миңе бар. Зәңгәр шапка, яшел куртка, соры джинс чалбар, караңгы-зәңгәр кроссовки кигән.

Вячеславның буе 116 см, тулы гәүдәле, чәчләре сары, күзәләре коңгырт. Зәңгәр шапка, караңгы-зәңгәр куртка, кара джинс чалбар, соры ботинка кигән.

Бу кешеләр турында белешмәсе булган һәркемгә 279-39-02, 237-19-60 яки 02, 8 (347) 279-48-70, 238-02-22 номерларына шалтыратырга сорыйлар.

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Башкортстанга криминалистлар җибәрергә кушты. Ул 37 яшьлек ир-ат һәм аның 5 һәм 8 яшьлек ике баласы югалуы буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерүдә төрле яклап ярдәм итү һәм киң масштаблы эзләү оештыру өчен ведомствоның үзәк аппараты криминалистларын Башкортстанга җибәрергә йөкләмә бирде, диелә Россия Тикшерү комитеты рәсми сайтында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100