Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Закон каменных джунглей" сериалын төшергән 42 яшьлек режиссер Игорь Хомский һәлак булган

"Закон каменных джунглей" сериалын төшергән 42 яшьлек режиссер Игорь Хомский һәлак булган

news_top_970_100
 "Закон каменных джунглей" сериалын төшергән 42 яшьлек режиссер Игорь Хомский һәлак булган
25 августта иртәнге алтылар тирәсендә Мәскәүнең Юрьев урамы чатында юл һәлакәте була. Каршеринг автомобиле туктап торган "Камаз" машинасына килеп  бәрелә. Җиңел машина белән идарә итүче 42 яшьлек Игорь Хомский һәлак була. Ул - танылган режиссер, Оскар премиясенә дәгъва иткән кеше. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Хомский ашыгыч ярдәм килгәнче үк җан бирә.

Мәскәү ЮХИДИ авария турындагы хәбәрне раслаган. 
 


Шаһитлар сүзләренчә, режиссерның спидометрында 130 км/сәг тизлек күрсәткән. Тормозлау юлы бик кыска булган. Бәрелешү исә шулкадәр көчле булган, туктап торган йөк машинасы берничә метрга алга күчкән. Мәрхүмнең машинасы исә артка таба киткән. Аварияне күргән кешеләр ярдәм итәргә ташланган, Хомский исә урында ук һәлак булган.
   
Игорь Хомский 1976 елның 28 августында Мәскәүдә туган. Аның әтисе дә кинорежиссер, ул бала чагыннан ук төшерү мәйданында үскән. Игорь Хомский ВГИК тәмамлаган. "Очная ставка" дип аталган диплом эше студентлар Оскарына тәкъдим ителгән. Хомский төшергән "Неоконченный урок" фильмында Павел Деревянко, Анна Старшенбаум, башка танылган артистлар уйный. 

Игорь Хомский "Закон каменных джунглей" сериалын төшергән. Александр Петров уйный торган бу криминаль драманы  Россия тамашачысы 2015 елда күрде. "Неоконченный урок", "История N" һ.б. фильмнары бар. 

Әлеге авария мизгелен күзәтү камерасы төшереп алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100