Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Өйгә бик кайтасым килә": 20 миллион урлауда гаепләнүче Башкортстан кассиры Луиза Хәйруллина гаебен таныган

"Өйгә бик кайтасым килә": 20 миллион урлауда гаепләнүче Башкортстан кассиры Луиза Хәйруллина гаебен таныган

news_top_970_100
"Өйгә бик кайтасым килә": 20 миллион урлауда гаепләнүче Башкортстан кассиры Луиза Хәйруллина гаебен таныган
Башкортстанның Салават шәһәрендәге банктан акча урлауда гаепләнүче Луиза Хәйруллина гаебен таныган һәм тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек итә башлаган. Бүген Уфа суды карары белән аны СИЗОда тоту вакытын озынайтканнар. Бу турыда суд утырышыннан "Вести" каналы хәбәр итте. 



Башкортстанның Салават шәһәрендә банктан 23 миллионнан артык акча урлауда гаепләнүче Луиза Хәйруллина "Вести" каналына интервью биргән. 

Ул өенә бик кайтасы килүен, "һәр ана кебек, кызларын сагынуын" әйткән.

СИЗОда тормыш кыенлыклары турындагы сорауга җавап итеп, "Нормада, тырышырбыз", дигән Луиза.


Хәйруллиннар гаиләсе май азагында хәбәрсез югалган иде. Банкта кассир булып эшләүче Луиза Хәйруллина эш сменасы беткәч, алданрак китеп бара. Тикшерү версиясе буенча, ул үзе белән 23 миллион чамасы акча алып чыгып китә. Акча төрле валютада була. Ике ай чамасы бу гаилә турында бер хәбәр дә булмады.


Луиза Хәйруллинаны акча үзләштерүдә гаепләп сак астына алдылар. Ире Марат Хәйруллинны җинаятьтә катнашучы итеп карадылар, хәзер ул өй сагында. Марат Хәйруллин банкны хатын үзе генә басуын, акчаларның кайда булуын белмәве әтте, диелә хәбәрдә.

  • Луиза Хәйруллинаның ире табышны уйнап оттырган. Полиция хезмәткәрләре шуны ачыкланган, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100