Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унбер яшьлек малай эченнән егермедән артык магнитлы шар табып алганнар

Бала шарчыкларны берәмләп йотып, артыннан су эчеп барган.

news_top_970_100
Унбер яшьлек малай эченнән егермедән артык магнитлы шар табып алганнар

Мәскәүдә Изге Владимир исемендәге балалар хастаханәсендә унбер яшьлек малайны коткарганнар. Бала 27 данә магнитлы шарчык йоткан. Аңа табиблар ярдәме кирәк булган. Вакыйга турында "Мәскәү" яңалыклар агентлыгы хәбәр итте.

Мәктәп укучысын хастаханәгә китергәннәр. Ул шарчыкларны берәмләп йотуын һәм артыннан су эчеп җибәрүен сөйләгән.

"Мәскәү" яңалыклар агентлыгы башкаланың сәламәтлек саклау департаментына мөрәҗәгать иткән. Департаментның матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, баланың бәхете — магнитлар эчәклек буйлап таралып ятмаган. Алар бер чылбыр булып тезелеп, бер-берсенә тоташкан.

Магнитлы шарчыкларның дүртесе генә эчәклеккә күчкән. Алар бер-берсенә бик каты береккән булган һәм арт юлдан үзләре чыккан. Ә менә 23 шарчыкны алу өчен махсус операция ясаганнар. Эндоскопик магнитлы экстрактор ярдәмендә магнитлы шарчыкларны баланың ашаказаныннан "сөзеп" алганнар.

Табиблар баланың ашказанындагы барлык магнитлы шарчыкларны да алып бетергән. Хәзерге вакытта бала исән-сау һәм хастаханәдән кайтып киткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100